На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Яшел Үзәндә 10 яшьлек улы баггида йөргәндә һәлак булган әтине хөкем иттеләр

Татарстанда 10 яшьлек малае һәлак булган өчен, әтисен хөкем иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Суд ир-атка карата хөкем карары чыгарды. 40 яшьлек ир-ат баласы үлемендә гаепле дип табылды.

Фаҗига 26 июльдә Яшел Үзәннең Дубровка бистәсендә була.

Ир-ат улын багги руленә утырта. Малай иминлек каешын эләктерми. Ул идарәсен югалта, багги әйләнеп каплана. Егылгач, малай бик нык имгәнә һәм үлә.

Суд ир-атны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепле дип таба. 1,5 елга мәҗбүри эшләргә һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт хисабына тотып калуга хөкем итә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх