На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Бәрелә-бәрелә бара». Башкала юлында машина белән идарә итүче 6 яшьлек кызны тотканнар

Мәскәү приставлары җиңел машина белән идарә итүче 6 яшьлек кызны коткарган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-атлар юлдан барганда «Ford Fiesta» машинасына игътибар итә. Машина бер яктан икенче якка таба маневрлар ясап бара, бордюрга бәрелә-бәрелә йөри.

Аннары машина белән 6 яшьлек кыз идарә итүе ачыклана.

Бала хатын-кызның итәгендә утыра. Хатын-кыз исә креслога яткан да берни дә эшләми.

Приставлар машинаны транспорт күп йөри торган чатка җиткәнче туктата алган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре һәм опека органы вәкилләре баланы анасыннан алып, атасына тапшырган. Моңа кадәр суд чыгарган карар буенча, баланы нәкъ менә атасына тәрбиягә тапшырганнар. Ләкин әнисе кызын атасыннан яшергән, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх