На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фаҗигале төстә ирен югалткан җырчы Наилә Әүһәдиева: «Үз хәлемне үзем генә беләм»

Узган ел яшь җырчы Наилә Әүһәдиева тормышында бик зур югалту кичерде. Аның тормыш иптәше Рөстәм Минияров юл фаҗигасендә һәлак булды. Машина бәреп, баш миенә җитди зыян килгән гаилә башлыгы, 1 атна комада ятканнан соң, мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Наилә 2 айлык кызы Сөембикә белән тол калды.

  • Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире юл фаҗигасендә һәлак булган

Бүген Рөстәмнең фаҗигале рәвешетә гүргә керүенә 1 ел тулган.

Җырчы сөйгәнен социаль челтәрләрдә искә ала, кайгысын уртаклашып, терәк булырга теләгән дусларына рәхмәт әйтә.

«Дусларым, ниһаять, сезнең белән элемтәгә чыга алдым… Уңышлы көннәр булсын. Күп язасыз, барыгызга да зур рәхмәт. Нәрсә генә куйсам да, нәрсә генә язсам да … юк… кире кайтарып булмый… Үз хәлемне үзем генә беләм. Барыбыз да исән-сау булыйк, чирләмик. Чирләсәк тә, үтә торганы булсын», – дип сөйләгән Наилә сторисларында.

Наилә Рөстәмнең якты истәлегенә багышлап җыр да яздырган иде.

  • «Үкереп елаттың...» – Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак ире истәлегенә җыр яздырган

 

Ссылка на первоисточник
наверх