Җәйге эсседә кешеләр йокысызлыктан интегә. Кондиционер булмаган очракта да моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Беренче ысул – тәрәзәләрне ачып, һава керә торган урынга ятып йоклау. Күп итеп су эчегез. Йоклар алдыннан салкын душка кермәгез, ул тән температурасы артуга китерә.

Эсседә хәл алу өчен салкын компресс ясагыз, аны муенга, маңгайга, тәннең башка өлешләренә тидерегез.

Тагын башка ысуллар да бар. Берничә юка киҗе-мамык оек алыгыз, аларны төреп, туңдыргычка куегыз. Йоклар алдыннан салкын оек киегез. Җәймәне салкын су белән чылатырга була. Аны сыгып, караватка җәягез дә шуңа ятыгыз.

Йоклый торган караватның кайда торуы да әһәмияткә ия. 1 катта яки идәндә йоклау хәерле. Аста һава салкынчарак була.

Әлбәттә инде, төнгә майлы һәм авыр ризык ашамагыз. Күп итеп аксымлы ризык ашау метаболизм тизлеген арттыра, тән тизрәк җылына, диелә бу хәбәрдә.

Свежие комментарии