На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Муенны кара яндырып үбүнең нинди куркынычы бар?

Тәнне эз калдырырлык итеп (засос) суырып үбү куркыныч булырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» яза.

Муенны суырып үпкәч, тромб барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургы, гомуми практика табибы Владимир Хорошев.

«Әгәр берәр кеше башка кешенең муенын вена тирәсеннән суырса, бу – куркыныч.

Бу веналар өстә генә ята, алар зур, диаметры зур. Засос ясап үпкәндә, чыннан да, тромблар барлыкка килергә мөмкин – моның фаталь нәтиҗә тудыруы ихтимал. Алар йөрәк камераларына һәм умрау сөяге астындагы веналарга эләгергә мөмкин, бу исә бик катлаулы нәтиҗәләр китереп чыгара, шул исәптән кеше үләргә дә мөмкин», – ди табиб.

Кардиолог сүзләренчә, иреннән суырып үбүнең куркынычы юк, киресенчә, кешеләр үбешкәндә, бәхет гормоны барлыкка килә. Вакуум ясаганда, иреннәрдә дә гематома ясала. «Бу – микротромбоз ясарга мөмкин, тик аларны фаталь дип атап булмый. Ирендәге һәм теш казналыкларындагы веналар диаметры бу тромбларга өзелергә ирек бирми», – ди табиб.

Муеннан суырып үбү зыян китергән реаль очраклар бар. Мехикода яшәүче 17 яшьлек егет 2016 елда инсульттан үлә, сөйгән кызы аның муенына засос ясаган булган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх