На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кунакка килгән ир-ат танышының хатынын үтереп, башын кисеп алган

<p>Ульяновск өлкәсендә 33 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә яши. Бу кеше танышы белән яши торган 37 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, аңа карата җинаять эше тикшерелеп беткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

</p> <p>Тикшерү ачыклаганча, 2024 елның 10 февралендә Павлов районының Шалкино авылындагы йортта әлеге ир-ат танышы һәм аның белән яши торган хатын янына кунакка килә, алар бергәләп хәмер эчә. Аннары ир белән хатын талаша башлый, кунак та талашка кушыла. Ул хатынга берничә тапкыр йодрыклары белән суга, аннары урындык белән башына һәм гәүдәсенә бәрә. Хатын урында ук үлә.</p> <p>Аннары, җинаять эзен яшерү өчен, кунак ир-ат мәрхүмә хатынның башын кисеп ала, мәет калдыкларын өйдәге базда күмеп куя.</p> <p>Җинаять эшен тикшереп бетереп, гаепләү карары чыгарганнар һәм судка тапшырганнар.</p>

Ссылка на первоисточник
наверх