<p>Башкортстанның Иглин районында М5 трассасында 38 яшьлек ир-ат һәлак булган. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, мәрхүм йөртүче Салават районының Яхъя авылында яши. Ул хатыны белән 3 бала үстерә. Аны игелекле, позитив ир-ат, яхшы ир һәм әти кеше дип искә алалар. Бу турыда «Башинформ» яза.</p> <p>Социаль челтәрләрдәге фотолардан аңлашылганча, ул хоккей белән мавыккан, «Салават Юлаев» хоккей командасы өчен җааткан, бокс белән кызыксынган.
</p> <p>Фаҗига М5 «Урал» юлында була. Башкортстан ДАИ белешмәсе буенча, «Киа К5» машинасы белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат «FAW» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче һәлак була, диелә хәбәрдә.</p>
Свежие комментарии