Адыгеядә 3 яшьлек кызны үтергәннәр. Аның мәетендә коточкыч яралар була. Ата-анасы үз баласын үтергәнче җәзалаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Адыгейск шәһәрендә 3 яшьлек кыз опека органнары системасының битарафлыгы һәм ата-анасының вәхшилеге аркасында үлә, диелә хәбәрдә.

«Тикшерү ачыклаганча, 30 майда Адыгейск шәһәрендә яшәүче ир-ат өендә 3 яшьлек кызына тән җәрәхәтләре ясый, бала үлә», – дигәннәр Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсендә.

Нәни Динә (исеме үзгәртелә) туганнан яратмаучылар арасына эләгә. Әнисенең апатиясе, атасының дорфалыгы һәм хыянәте белән очраша. Кыз күпбалалы гаиләдә туа. Атасының беренче гаиләсендә 3 баласы, анасының 2 баласы бар. Туганнарына кирәксез булган Динәне опека органнары алып китә һәм дәүләт тәрбиясендә калдыра. Шунда ул 3 яшькә кадәр яши.

Аннары ата белән ана кисәк кенә баланы гаиләгә алырга була. Нәни кызны яратырга, аның турында кайгыртырга вәгъдәләр биреп, 2024 елның мартында Динәне өйгә алып кайталар. 2 айда баланы вәхшиләрчә үтерәләр.

«Баланың тәнендә тере урын булмый. Аңа тәмәке төпчекләре тидергәннәр, тән тиресе кисәкләп ерткаланган, иске җөйләре һәм гематомалары күп», – дигән биредә яшәүче Фатыйма исемле хатын.

Аның сүзләренчә, баланы үтерер алдыннан көчләгән булулары ихтимал. Хәзер моны тикшерәләр. Экспертизалар билгеләнгән. Атасына гаепләү белдерелгән. Баланы атасы анасы күз алдында җәзалаган. Танышлар сүзләренчә, әнисе дә балага кул күтәргән.

Прокуратура да тикшерү башлаган.

Баланың хастаханәдә үлүе билгеле. Ата-анасы табибларга «бала баскычтан егылып төште» дигән. Шуңа күрә ул башыннан аягына кадәр кара янган, имеш. Табиблар баланы коткарырга тырыша, тик сабый үлә.
«Яратырга вәгъдә иттеләр дә үтерделәр». Нәни кызны үз ата-анасы үтергәнче җәзалаган
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии