На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...
  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...

Примитив сюжет, әмма мәгънәле: Тинчурин театрында «Стоп, кода! Туй була!» премьерасы

Тинчурин театры танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча «Стоп, кода! Туй була» комедиясен чыгарды. Бу – театр сезонының бишенче премьерасы. Спектакль турында Рузилә Мөхәммәтова рецензиясе.

«Аңлый белсәң, комедиядә драмага караганда да күбрәк мәгънә ята. Без шушы мәгънәне кешегә көлү-шаяру аша җиткерәбез.

Комедияне куюы да читенрәк», – дигән иде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Зөфәр Харисов – Тинчурин театры репертуарындагы иң халыкчан спектакльләрдә яки үзе уйный, яки аларны чыгара торган универсаль шәхес. 2023 елның язында, мәсәлән, һәвәскәр драматург Ләйсән Әминова пьесасы буенча «Яратам! Бетте-китте» комедиясен чыгарды. 2021 елда Салават Юзеев песасы буенча чыккан «Кияү урлау» спектаклендә, 2019 елда башкорт драматургы Салават Әбүзаров пьесасы буенча куелган «Хыялый» лирик комедиясендә төп рольләрне башкарды. Димәк, Зөфәр Харисов – хәзер Тинчурин театрының төп аксакалы гына түгел, театрның кассасы һәм администраторлар аңа карап гыйбадәт кылып торырга тиешле шәхесе дә.

«Стоп, кода! Туй була» – Наил Гаетбайның «Үз хатыныма өйләнәм» исеме белән 2002 елда язылган комедиясе. Наил Гаетбай пьесалары татар телендә «Каләмнәр туганлыгы» сериясендә «Комедияләр» исеме астында, җыентык булып, 2012 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Иң кызыгы, беләсезме, нәрсә – китапның тәрҗемәчесе дә бар. Комедияләрен башкортчадан Данил Салихов тәрҗемә иткән.

Бераз читкә китеп: җәмәгать, кайчаннан бирле башкорт белән татар арасына тылмач кирәк була башлады? Әйтик, мин Наил агай Гаетбай белән таныш. Мин аннан 2023 елда саллы гына интервью алган идем, без аның белән тәрҗемәчесез сөйләштек. 2024 елда ул аның әсәре буенча Илдар Хәйруллин сәхнәләштереп Әлмәт театрында 20 ел барган «Кызлар килде авылга» спектакленең «туган көненә» килгән иде – тәрҗемәче кирәкмәде.

Җыентыкка Наил агайның комедия жанрындагы 7 пьесасы кергән. «Стоп, кода! Туй була!» – шуның берсе.

Спектакльнең сюжеты бик гади – бер район үзәгендә (булса кирәк) яшәүче ике гаилә балаларын өйләнештерергә карар итә. Кавыштыруның нигезендә бер ананың исәп-хисабы ятса да, вакыйгалар барышында бер төркемдә укыган 2 яшь кешенең бер-берсенә күзләре ачыла, кыскасы, туй була.

Әлбәттә, бу коточкыч примитив сюжет эченнән күп темалар актарып чыгарырга мөмкин. Байтак еллар бергә яшәп тә бер-берсен ишетмәгән-аңламаган парлар, гаиләләрнең 1 бала белән генә калуы, баласыз гаиләләр, ягъни, демографик проблемалар, ата-ананың иҗади профессияне бала өчен җитди профессия дип санамыйча, үзләренең авторитетлары белән бастырып, үзләре теләгән җирдә укытырга маташулары, никахта исәп-хисапның ни дәрәҗәдә кирәк-кирәкмәгәнлеге, үз җиреңдә кирәк була алу әһәмияте һәм башкалар, һәм башкалар...

Азактан һәр 4 пар – бер гаиләдәге ир белән хатын, икенче гаиләдәге ир белән хатын, бер гаиләдәге хатынның сеңлесе белән икенче гаиләдәге хатынның энесеннән төзелгән гаилә, шушы беренче гаиләдәге кыз белән икенче гаиләдәге егет аңлашып, финалда 4 матур гаилә барлыкка килә. Ол-ля-ля, ол-ля-ля, бар да яхшы, лә-лә-лә!

Әйткәнемчә, әсәр моннан 23 ел элек язылган. Ул вакытта кесә телефоннары, интернет аша аралашулар табигый хәл булса да, «телеграм» сүзе бары тик почта аша телеграмма сугуны аңлата иде, «ватсап», «телеграм» кебек мессенджерлар соңрак чыкты һәм популярлашты. Спектакльне чыгаручы команда әсәрне заманчалаштырып мәшәкатьләнмәгән. Ягъни, бер гаиләгә улларыннан «Өйләнешәбез» дигән кәгазь телеграмма килеп төшә, студент балаларга әти-әниләре «Срочно кайтыгыз!» дип телеграмма суга. Ә тегеләр, ни булды икән дип тә белешмичә, кайтырга чыгалар. 2025 елда! Чөнки бу вакыйгалар моннан 23 ел элек бара, дигән искәрмә юк.

Татар сәхнәсендә генә димим, гомумән, театрлар сәхнәләрендә примитив әсәрләр байтак ул. Андыйлар да кирәктер, тамашачы үзен сәхнәдәге персонажлардан акыллырак итеп тойсын, аларга бераз өстән карап, үзенең мин-минлеген ныгытсын өчен кирәктер алар, бәлки. Драматург уйлап тапкан геройларны үз замандашы итеп тоеп, алар турында «кара инде, шуны да белми» дип уйласын, сәхнәдә күрсәтелгән вакыйгаларны үзе ишеткән ниндидер очраклар белән тәңгәлләштереп, ахирәт дуслары белән фикерләшсен өчен кирәктер. Кирәк инде тамашачыга андый примитив әсәрләр, кирәк. Уйлап баксаң, мондый әсәрләрдә сюжет никадәр генә примитив булса да, «гаилә филармониясе ясап» концерт куеп йөрүче күп кенә татар җырчыларының концерт программаларыннан да зәгыйфьрәк түгел алар. Мондый әсәрләрнең нигезендә гаилә тормышының, татар кешесенең яшәү рәвеше нигезендә булган мәгънәләр ята. Ул мәгънәләр шулкадәр өстә ята ки, аларны актарып эзләп торасы юк, «көлгән хуттан» гына җыеп аласың. Әлбәттә, мондый бик гадиләштерелгән әсәрләр театраль эстетларга кызык түгел, андыйлар өчен башка спектакльләр чыгып тора – кемгә нәрсә инде.

Әмма бу җиңел спектакльнең тамашачысы булачак, халык аңа йөриячәк. Артистлар да тамашачы көлеп реакция биргән урыннарны алар тагын да тәмлерәк итеп «йотарлык» итеп бирәчәк.

Ә хәзер спектакльнең режиссурасы, декорацияләр һәм артистлар уены турында берничә сүз. Артистлардан башлыйм. Мин спектакльне көндез журналистлар өчен махсус күрсәтүдә карадым. Ә премьерада башка состав уйнаган. Бөтен рольләр өчен ике состав булмаса да, кайбер рольләр ике составта.

Кызын акчалы егеткә кияүгә биреп читкә озатырга тырышып, ике гаиләнең тыныч дөньясын болгатып йөрүче Айсылу ханымны ике составта Татарстанның халык артистлары Сәкинә Минханова белән Зөлфия Вәлиева уйный. Мин Зөлфия Вәлиевалы спектакльне карадым. Зөлфия минем яраткан актрисаларымның берсе булса да, аның талантлы рольләрен бармак бөгеп шактый саный алсам да, бу спектакль ул исәпкә кермәячәк. «Кислотно» ал төстәге костюм кигән ханымның бертуктаусыз чәбәләнеп «истерично» акырып йөрүеннән спектакльне карый башлагач ук арысам, икенче бүлектә аңа тагын бер «истеричка» кушылды – Татарстаның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова башкарган героиня да килеп керүгә чәбәләнә башлаган иде, азакка кадәр бертуктаусыз чапты да чәбәләнде. Күбрәк чәбәләнсен өчен, хәтта аның бәдрәфкә барасы килеп кысталуын да күрсәттеләр. Махсус ачып карадым – анысы пьесада юк.

Башка башкаручыларны да мактамыйм, һәр артист үз «киштәсеннән» әзер штампларының берәрсен сайлап алган да шуны йөртеп чыкты инде. Гафу итегез, Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның, гомумән, бер генә «актерлык штампы» бар ахрысы, әллә миңа гына гел шул берсе туры киләме – сәхнәдә гел шул бер механик алымнары белән йөри дә тора инде менә.

Ренат Шәмсетдинов белән Лилия Мәхмүтова парын гына зарланмыйча карый алдым. Ниндидер гайре табигый уен күрсәтмәсәләр дә, әсәренә күрә менә дигән итеп уйнап чыктылар. Салават Хәбибуллин уены, урыны-урыны белән кызыклы булып, күңелне күтәрештереп алды.

Яшьләрдән Зәринә Сафина белән Эдуард Никитин парын карадым. Дөресен әйткәндә, йөриләр алар «ярар соң, кушкач уйныйбыз» дигән кебек. Кызык түгел аларга бу спектакльдә. Менә шушы кызык түгеллекне әллә яшерергә теләмиләр, әллә яшерә алмыйлар. Хәер, теге «истерикалы» өч пардан башка, икәүдән-икәү уйнаган сәхнәләре күзгә рәхәтлек бирә аларның – өзлексез акырып йөргән хатыннардан соң күңелгә ял бирә.

Студент яшьләрне беренче составта 30 яшьлек Лилия Камалиева белән 38 яшьлек Илфак Хафизов, икенче составта 20 яшьлек Зәринә Сафина белән 26 яшьлек Эдуард Никитин уйнады. Мин монда яшьләрен язып театрда яшь артистлар белән зур проблема булуына ишарә ясыйм. Ягъни, штат тулган, бик каты тулган, ә яшьләр кирәк, бик каты кирәк.

Сүз уңаеннан, бераз читкә китеп, быел Казан театр училищесын Фәрит Бикчәнтәев курсы тәмамлый, һәм Камал театрының хәзер аларның 15ен дә штатка алу мөмкинлеге бар, ди. Димәк, башка татар театрларына быел яшь профессиональ артистлар килә алмаячак. Димәк, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллиннар 40ка кадәр бала-чаганы уйнап йөриячәк.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов бу спектакльдә режиссер гына түгел, рәссам вазифасын да үз өстенә алган. Алар театр цехларының берсеннән рәссам Лидия Скопа белән җыйнак кына декорацияләр ясаганнар, театр аларны авыл клубларына да гастрольләргә йөртә алачак – максат шундый дип беләм. Ул декорацияләр күп төрле функция үтәми: гастрольләргә барганда алар төялгән машина юлда ватылып калса да, артистлар бер зыянсыз уйнап чыга алачак, Салават Хәбибуллин белән Рамил Минханов персонажы өчен хатыныннан качып керергә бер шкаф һәм кайбер персонажларга утырып торырга диван булса җиткән.

Зөфәр абыйның спектакльне утлар-гөрелтеләр һәм икенче бүлегендә Илфак Хафизовтан шигырьләр яздырып, шуларны җыр итеп бизәп җибәрүе ошады. Җыр яңгыраган арада Гөлназ Нәүмәтова белән Зөлфия Вәлиеваның кычкыруын ишетмичә сулу алырга мөмкин.

Язмамның азагында спектакльдән бер фикерне китерәм. Режиссер ул эпизодны кызыклы гына итеп биргән. Әлеге фикерне Сибай театрына (спектакльдә – Минзәлә театрына) китәргә йөргән композитор егет әйтә. «Безнең моң... күңелгә үтеп керә. Безнең халык моңнары медитация бит ул, үзе бер дога. Галимнәр исбат иткән: татар халык җырларын гел җырлап йөргән авырулар терелә икән… Айнур китмәсен. Ул анда рухын югалтачак, талантын. Талант туган җирдә генә үсә... Без тагын бер талантлы татарыбызны югалтачакбыз. Нас и так мало...»

Сүз уңаеннан, оригиналда ул «башкортлар болай да аз калды» диелә. Мантыйк буенча барсак, «татарлар болай да аз калды» дип яңгырар иде, һичьюгы, «татарлар кими бара» дип әйтергә мөмкин. Нигә ул фикерне Салават Хәбибуллин персонажы русча әйтте икән? Калган кадәребез дә русча сөйләшә, дип әйтергә теләдеме соң спектакльне чыгаручы команда?

 

Ссылка на первоисточник
наверх