На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда ир-атка аю һөҗүм иткән – табиблар гомерен саклап калу өчен тырыша

Башкортстанда кешегә аю һөҗүм иткән. Аның гомере өчен Баймак үзәк район хастаханәсе табиблары көрәшә. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте, дип яза Башинформ.

Билгеле булганча, 62 яшьлек ир-ат хастаханәгә хатыны озатуында ярдәм сорап килгән. Хатыны әйтүенчә, урманда аңа аю һөҗүм иткән.

Пациентны ашыгыч рәвештә хирург, реаниматолог, невролог, окулист караган, шулай ук 21 нче шәһәр хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургы белән телемедицина консультациясе үткәргәннәр.

«Хәзерге вакытта ир-ат авыр хәлдә реанимациягә госпитализацияләнгән. Аның күпсанлы ертылу яралары, сыну җәрәхәтләре бар. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, пациентны Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Бу – аның торышының тотрыклылыгына бәйле булачак», – дип язган министр үз социаль челтәрләрендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх