На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сак булыгыз: мошенниклар «лайк» куеп акча эшләргә тәкъдим итә башлаган

Мошенниклар, зур маркетплейсларның менеджерлары булып кыланып, Телеграмга хәбәрләр җибәрә башлаган, алар «лайклар» куеп акча эшләргә тәкъдим итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» сайты хәбәр итә.

Мондый хәбәрләргә җавап биргән очракта, аферистлар гади генә биремнәр үтәргә куша һәм хәтта акчалата бүләк тә бирә.

«Алар кешенең ышанычын яулап алып, керемнәрен арттыру өчен, товар, «премиум-аккаунтлар» сатып алырга яки башка ысул белән акча чыгаруны таләп итә башлый», – диелә «Россия киберполиция хәбәрчесе» Телеграм-каналында.

Аерым очракларда кешене «эшләү өчен» кушымта йөкләргә күндерәләр, ә бу исә зарар сала торган программа булып чыга.

«Эшкә урнашу өлкәсендә мошенниклык схемаларына гадәттә укый-укый эшләү өчен эш эзләүче яшь кешеләр эләгә», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх