Җырчы Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә. Киленнәренең (абыйсы Булат Нигъмәтуллинның хатыны) якын кешесе вафат булган.
«Бүген мин сезне туган көнемдәге атмосферага алып кермәкче идем. Фото-видеолар белән бүлешмәкче булдым…
Әмма бүген бик кайгылы хәбәрләр килде… Безнең киленнең якын кешесе вафат булды… Ишеткәч, калтырап чыктым… 45 кенә туласы иде…
Бу якты дөньядан якын кешеләрнең япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч.
Үз-үзеңне саклап яшәргә кирәк икәнлеген Аллаһы Тәгалә безгә тагын ничек җиткерергә тиеш икән?
Тормыш артыннан куып, күп очракта, балансны югалтып, сәламәтлек турында онытабыз. Бу – бигрәк тә ир кешеләргә кагыла», – дип язды артист үзенең сәхифәсендә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии