Хәрби өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Илеш районы егете Артур Хәсәнов интрига ясаган. Ул социаль челтәрләрдә бер кыз белән кочаклашып төшкән фотосын күрсәтеп: «Минем фәрештәм», – дип язып куйган. Артурның «фәрештә»се Ләйсән исемле. Ләйсән белән Артурны нинди мөнәсәбәтләр бәйләве безнең өчен караңгы булып кала.
Ләкин бу ике кеше арасында җылы мөнәсәбәтләр булуы күренеп тора.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Интертат»ка әңгәмәдә Артур Хәсәнов, куркынычсызлык максатыннан, шәхси тормышы турында сорашмавыбызны үтенгән иде.
Артур Хәсәнов 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул «Киек каз юллары» җырын искиткеч оста башкарды. Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан. Ул Филүс Каһировның Казанда узган концертында да чыгыш ясады.
Чираттагы ялга кайтуында Артур әлеге җырын «Халык җәүһәрләре» гала-концертында җырлап, лауреат исеменә лаек булды.
Свежие комментарии