На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Штурвал кем кулында? Язучылар берлеге эшчәнлеге турында Рәмис Аймәт фикерләре

Язучылар берлеге корылтае алдыннан шагыйрь Рәмис Аймәт Берлекнең эшчәнлегенә анализ ясап, «Интертат»ка мәкалә тәкъдим итте. Әлеге мәкаләне, берникадәр кыскартулар белән, укучыларга җиткерәбез.

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы ХХ корылтае каләм әһелләре генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек, әдәбият сөючеләр тарафыннан да көтеп алынган зур вакыйга буларак кабул ителә, чөнки бу көнне 4 ел эчендәге әдәбиятыбыз торышы, милләтебез алдында торган проблемалар хакында фикер алышу өчен кулай форсат.

Бу язмамда мин дә Язучылар берлегенең ике корылтае арасындагы эшчәнлеге хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. 11 ел Берлек аппаратында урынбасар булып эшләгән, аның эчке «кухня»сын әйбәт белгән кеше буларак, моңа күпмедер дәрәҗәдә хакым да бар кебек дип уйлыйм.

2021 елның 3 мартында К.Тинчурин театрында үткәрелгән корылтай, минемчә, гадәти корылтай гына булмады. Пандемия чикләүләрен файдаланып, Язучылар берлегенең Яр Чаллы һәм Әлмәт бүлекләренә караган каләм әһелләрен Казанга алып килүне кирәк дип тапмадылар. Аларны шушы төбәкләрнең шәһәр хакимияте бинасына җыеп, корылтайны онлайн үткәрүне кирәк дип таптылар. Нәтиҗәдә, кворум да булмаган килеш, онлайн фәлән кадәр язучы катнашты дип, сайлаулар үткәрелде. Онлайн ничә язучы катнашты? Алар кемнәр иде? Бу хакта мандат комиссиясенең отчетын ишетергә насыйп булмады. Ярый, хуш. Узган эшкә салават. Барысына да бер Аллаһ шаһит.

Чираттагы XX корылтай якынлашарак, төрле матбугат органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә Берлек рәисе Ркаиль Зәйдулла белән аның «киң кырлы эшчәнлеген» яктырткан әңгәмәләр дөнья күрде, радио һәм телетапшырулар оештырылды. Хәтта әңгәмәләрнең берсе «Белеп торсыннар!..» дип атала. Әйтерсең ул йодрыгын төйнәгән дә: «Белеп торыгыз, яңа срокка кандидатурамны куям!» – дип, язучыларга яный. Кем ничектер, мин шулайрак кабул иттем.

Үзенең «киң кырлы» эшчәнлеген яктырткан әңгәмәләрендә рәис, иң элек, Берлектә Тәрҗемә үзәгенең ачылуын ассызыклый. Сүз дә юк, тәрҗемә өлкәсендә алга китеш бар. Моның өчен Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановка рәхмәт. Ләкин тәрҗемә үзәге булмаганда да, Берлек тәрҗемә эше белән шактый актив шөгыльләнде. Мәсәлән, рәис булып Рафис Корбан һәм Данил Салихов эшләгән елларда гына да «Современная татарская поэзия» антологиясе, Мәскәүдә «Из века век» / «Гасырдан гасырга» дигән билингваль татар шигърияте антологиясе, «Тукайның язгы фаэтоны» / «Фаэтон весны», чуваш телендә «Татар поэзиясе кашале» / «Венок татарской поэзии» татар шигърияте антологиясе, Марсель Галиевнең «Поэзия духа» / «Рух», Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» / «Беседы с Тукаем», чуваш һәм рус телләрендә Җәүдәт Сөләйман шигырьләре, казах телендә «Татар әңгiмләрi»/ «Татар хикәяләре» антологиясе, Мәскәүдә яшь татар шагыйрьләренең билингваль «Яңа татар поэзиясе антологиясе» // «Антология новой татарской поэзии», «Татарский поезд» хәзерге заман шигърияте, азәрбайҗан телендә «Яңа татар поэзиясе антологиясе», төрек телендә «Фил диши чакы» /«Сөяк саплы пәке» (ХХ гасыр башы балалар язучылары хикәяләре антологиясе), «Алтын синҗан» / «Алтын тиен» (хәзерге заман балалар язучылары хикәяләре антологиясе), Abdullah Tukay. «Siirler» / Габдулла Тукай «Шигырьләр» һ.б. һ.б. саллы җыентыклар дөнья күрде.

Шулай ук «Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру программасы» буенча Россия халыклары телләреннән татар теленә 32 исемдә, шул исәптән, Рәсүл Гамзатов, Магҗан Җомабаев, Чыңгыз Айтматов, Муталлип Беппаев, Нурлан Оразалин, Галим Җайлыбай, Мөхәммәт Әхмәтов, Валери Тургай, Мукагали Макатаев, Наил Гаетбай, Марат Кәримов, Геннадий Максимов, Кайсын Кулиев, Егор Загребин, Гавриил Державин, Максим Горький, Орхан Вәли, Хөсәен Җәвид, Александр Германо, Хәсән Шаваев, Муратбай Нызанов, Василий Яковлев (Далан) китаплары дөнья күрде. Бу исемлекне күмәк җыентыклар хисабына әле тагын да дәвам итеп булыр иде. Әлеге китапларны Республика китапханәләренә тарату белән дә башлыча Язучылар берлеге үзе шөгыльләнде.

Моннан тыш Төркиядә нәшер ителүче «Кардәш каләмнәр», Мәскәүдә чыгучы «Октябрь», «Юность», «Дружба народов», «Наш современник» кебек журналлар һәм «Литературная газета» да даими рәвештә Татарстан әдәбиятына киң урын бирделәр.

Кайбер журналистлар үз язмаларында татар әдәбияты соңгы елларда төрки дөньяга таба йөз тотты дип белдерәләр. Ә бит Язучылар берлегенең төрки дөнья белән элемтәләре күптән башланган һәм ныгыган иде. Ул элемтәләр аеруча рәис булып Рафис Корбан эшләгән елларда активлашты. Данил Салихов чорында да ул активлык кимемәде. Язучылар берлеге тарафыннан, шулай ук аның катнашында оештырылган I Халыкара төрки телле яшь язучылар фестивале, XI Халыкара төрки шигърият фестивале, күренекле төрки телле язучылар катнашында үткәрелгән төрле форумнар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр әдәби тормышыбызда зур вакыйга буларак кабул ителгәннәр иде.

Ркаил Зәйдулла үз эшчәнлеге мактанычларының тагын берсе итеп Берлекнең «Язучы» дигән нәшриятын ачуны да искә ала. Баксаң, әлеге нәшриятның гамәлгә куючылары (учредительләре) арасында Язучылар берлеге бөтенләй юк. Аның гамәлгә куючысы да, генераль директоры да Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшләүче Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат икән. Кыскасы, «Язучы» - Газинур Моратның шәхси нәшрияты булып чыга. Шәхси нәшрият Берлек бинасына урнашкан икән, рәхим итеп, аның аренда акчасын да түләргә онытма. Ә Язучылар берлеге урнашкан бинаны чит оешмаларга арендага биреп тору катгый рәвештә тыела. Яңа корылтайда Язучылар берлегенең 4 ел эчендәге финанс чыгымнары хакында кем чыгыш ясар? Чөнки узган корылтайда яңа ревизия комиссиясен сайлауны да кирәк дип тапмаганнар иде.

Тәрҗемә үзәге дигәннән, еш кына Берлек рәисе чыгышларында үз китапларының да төрле телләргә тәрҗемә ителүе белән масаерга ярата. Янәсе, ул илләрдә татар язучыларыннан бары тик аны гына беләләр, аны гына укыйлар, ул гына популяр. Бу хакта уйланганда, нишләптер, мәрхүм язучы, галим Әхмәт Сәхапов искә төшеп китте. Ул да бит: «20 илдә булдым, аларның Президентлары белән очраштым. Анда бары тик мине генә беләләр, мине генә укыйлар, мине генә тәрҗемә итәләр», – дип сөйләнергә ярата иде. Берлек аппараты җитәкчелеге үз иҗатларын тәрҗемә иттерү белән дә шактый ук мавыга кебек. Ничек кенә булмасын, Тәрҗемә үзәге аша нәшер ителә торган китаплар исемлеге иң элек идарә утырышында расланырга тиеш.

4 ел дәвамында Берлек яңа проектлар белән әллә ни баемады кебек. Баю түгел, хәтта Берлекнең ел саен даими рәвештә үткәрелеп килә торган шәхси проектлары да юкка чыкты. Әйтик, Яшь шагыйрьләр Республика конкурсы, Г.Р.Державин шигырьләрен сәнгатьле укучыларның Республика конкурсы әнә шундыйлардан. Ә төрле юнәлештәге әдәби конкурслар үткәрү һәрвакыт Язучылар берлеге тормышының аерылгысыз өлеше булды. Гомумән, соңгы елларда Берлек үзе оештыруга караганда, язучыларны башка оешмалар оештырган мәдәни чараларга чакыру белән шөгыльләнде дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Бүтәннәр оештырган чараларда кунак булып катнашу рәхәт бит ул. Язучылар берлеге эшләмәгәч, аның функциясе башка оешмалар кулына күчеп бара да инде.

Әйе, язучылар мең-мең мәртәбә хаклы. Казан шәһәренең үзәгендә тарихи архитектура истәлеге булган мөһабәт бинага урнашкан Язучылар берлеге көн саен диярлек гөрләп торырга тиеш. Әйтик, көндез мәктәп укучылары өчен махсус программалар булса, кич белән яшьләр һәм өлкәннәр өчен төрле әдәби кичәләр, дискуссион клублар, лекцияләр оештыру әйбәт булыр иде. Бу яктан караганда, бүген Берлек бинасы салкын, җансыз котыпны хәтерләтә кебек. Хәтта моңа кадәр шактый актив эшләп килгән Тукай клубы да үз эшчәнлеген сүлпәнәйтте. Элек Тукай клубында атна саен үтә торган язучыларның юбилей кичәләре дә тукталып калды кебек. Оештырылганнары да теге яки бу язучының шәхси инициативасы белән генә үткәрелә. Соңгы 4 елда бик күп мөхтәрәм язучыларның юбилей кичәләре үткәрелми калды. Тик кайберләрен генә үз туган якларында билгеләп үттеләр. Моңа, әлбәттә, бинада үткәрелгән ремонт эшләре дә комачаулагандыр. Элеккерәк елларда ремонт эшләре вакытында юбилей кичәләре Язучылар оешмасы белән янәшәдә генә урнашкан Театр әһелләре берлеге йортында үткәрелә иде. Дөрес, Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган кичәне Милли китапханәдә оештырдылар. Ләкин 200 кеше сыйдырышлы залда 21 тамашачы утырганыбызны яхшы хәтерлим. Берлекнең бүгенге аппараты өчен күп кенә тамаша залларының ярым буш булуы гадәти хәлгә әйләнде. Бу хакта сүз чыккач, еш кына язучыларның үзләрен гаепли башлыйлар, янәсе, ни өчен мондый кичәләргә алар аз йөриләр. Ә бит мондый юбилейлар, беренче чиратта, язучылар өчен түгел, ә студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөючеләр өчен үткәрелергә тиеш. Мөрәҗәгать иткән очракта Казан шәһәренең мәгариф һәм мәдәният идарәләре ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Язучыларның дәрәҗәсен төшерү, алардан культмассовик ясарга тырышудан да күптән арынырга вакыт.

Еш кына үзенең әңгәмәләрендә Ркаил Зәйдулла язучыларның юбилей кичәләрен беренче мәртәбә зур залларда үткәрә башладык дип масаерга ярата. Ә бит уйлап карасак, Данил Салихов рәис булып эшләгәндә үк Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, Фатих Кәрим, Мөхәммәт Мәһдиев, Зиннур Мансуров кебек әдипләрнең юбилей кичәләре К.Тинчурин театрында югары дәрәҗәдә уздырылган иде. Өстәвенә, юбилей кичәләре белән Тукай клубы да гөрләп торды. Киләчәктә язучыларның Тукай клубында үткәрелергә тиешле юбилей кичәләрен К.Тинчурин яки Г.Камал театрының иске бинасында оештыруны һәм аларны даими рәвештә «Яңа гасыр» телевидениесе аша халыкка күрсәтүне хәл итәсе иде. Бүген туган тел язмышы дип аһ-ваһ киләбез икән, мондый чаралар милләттәшләребезнең көтеп алынган тапшырулары булырга тиеш. Әле дә хәтерлим, заманында Лена Шагыйрьҗан үзенең 50 яшьлек юбилеен үткәрергә дип затлырак бина сорап Язучылар берлегенә килгәч, шул чактагы рәиснең: «Әнә сиңа – Тукай клубы!» дип кычкыруына Лена ханым гомеренең соңгы көннәренә кадәр рәнҗеп яшәде, чөнки ул елларда Тукай клубында юбилей кичәсе үткәрү хурлык санала иде. Ә хәзер?.. Мәдәният министрлыгы хәтта Тукай клубында үткәрелә торган юбилей кичәләрен финанслауны бөтенләй туктаткан.

Рәиснең: «Мин, берлектәге китапханәне икенче каттан беренчесенә күчереп, шунда китап сөючеләр белән очрашулар үткәрү турында уйлыйм», – дип язган хыяллары да тормышка ашмый калды. «Ркаил Зәйдулла чакыра» очрашулар клубы да тумас борын юкка чыкты, Тукай клубында «Гомер чалымнары» циклыннан уздырыла башлаган әдәби очрашулар да, 10-15 тән дә артык тамашачы җыя алмыйча, җан бирде. Хәер, рәис үзе үк язганча, һәрбер хыял – якын киләчәк!

Ике корылтай арасында түбәндәге язучыларның юбилей кичәләре үткәрелмәде: 2021 елда – Акмулла (190), Ф.Әмирхан (135), М.Галәү (135), Г.Әпсәләмов (110), Т.Әйди (80), Рәшит Әхмәтҗанов (80), Г.Бәширов (120), Р.Бохараев (70), М.Зарипов (90), Р.Мостафин (90), З.Нури (100), И.Сәлахов (110), Һ.Такташ (120), С.Хәким (110), Р.Хәмид (80), А.Шамов (120), Р.Кутуй (85), М.Әгъләм (75), Х.Әюп (75), Р.Гаташ (80), Ф.Гыйззәтуллина (90), Ш.Җиһангирова (70), Г.Мөхәммәтшин (80), Ә.Мушинский (70), Р.Сабиров (70) һ.б. 2022 елда – Мөхәммәдьяр (525), К.Тинчурин (135), М.Әмир (115), Н.Арсланов (110), М.Ногман (110), Ә.Ерикәй (120), Ә.Баян (95), С.Әхмәтҗанова (60), Р.Рахман (60), Э.Шәрифуллина (75), Л.Хәмидуллин (90) һ.б. 2023 елда – Ф.Бурнаш (125), Х.Халиков (90), Р.Юныс (80), Ә.Фәйзи (120), И.Нуруллин (100), М.Әмирханов (90), Ф.Сафин (75), Н.Орешина (90), З.Зәйнуллин (90), М.Шабаев (90), Л.Ихсанова (100), Г.Кутуй (120), А.Гыйлаҗев (95), Ф.Яруллин (85), Ф.Хөсни (115), Н.Фәттах (95), А.Алиш (115) һ.б. 2024 елда – Г.Камал (135), Ш.Камал (140), Ф.Кәрим (115), Н.Акмал (70), Ф.Мөслимова (70), Н.Сафина (75), Р.Рахмани (75), Ш.Гаделша (75), Ш.Мөдәррис (90), Г.Садә (75), Ш.Хөсәенов (95), Н.Ишмөхәммәтов (60), В.Лавришко (80), Б.Рәхимова (85), Ф.Баттал (85) һ.б. Монда сүз, һич кенә дә, төрле музейлар, китапханәләр, мәктәпләр, яки язучыларның туган районнары тарафыннан оештырылган юбилей кичәләре турында бармый.

Язучылар берлеге бинасын ремонтлау һәм сипләү эшләрендә иң зур тырышлык куйган рәисләрдән, мөгаен, Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) булгандыр. Хәтерләсәгез, 2012 елда Язучылар берлеге бинасына капиталь ремонт эшләре башкарылган иде. Һәм менә 10 елдан соң, агымдагы план буенча, бинада тагын ремонт эшләре башкарылды. Капиталь ремонт ук булмаса да, бинаның түбәсе ябылды һәм диварлары буялды.

Бүгенге көндә һәрбер язучыны да иң нык борчыган мәсьәлә – ул да булса, аның иҗаты өчен түләнергә тиешле хезмәт хакы, ягъни гонорары. Ни аяныч, бүген язучыларның каләм хаклары кеше ышанмаслык дәрәҗәдә түбән. Күптән түгел Ркаил Зәйдулла белән үткәрелгән «Ком сәгате» тапшыруында рәис: «Татарстан китап нәшриятында гонорарның күләме 2008 елдан бирле үзгәрешсез тора икән», – дип гаҗәпләнүен белдерде. Язучыларның чираттагы корылтае якынлашмаса, ул бу хакта бәлки исенә дә төшермәс иде. Ә китапларның тиражы? Бүген татар китабының тиражы 1000 данәгә калды. Хәтта аннан да түбән. Уйлап карасаң, бүгенге көндә республикада барлыгы 1800 авыл, 3500 мәктәп китапханәсе бар. Әле тагын республикадан читтә күпме китапханәләр. Һәр китапханәдә берәр генә данә китап булсын дисәк тә, татар китабы, ким дигәндә, 6 000 тираж белән басылырга тиеш. Әле тагын беразын сатуга да чыгарасы бар.

Татарның мәркәзе булган Казан шәһәренең ГУМ бинасында урнашкан татар китабы кибетенең ябылуы Татарстан язучылар берлеге идарәсен әллә ни борчымады кебек. Ә бит Ркаил Зәйдулла рәис булып сайлану белән үткәрелгән әңгәмәләренең берсендә: «Китап кибетләре Казанда гына түгел, ә районнарда да, чит төбәкләрдә дә булырга тиеш. Китапны энтузиастлар тарата. Бу бит моннан 150 ел элек булган 40 тартмачылар белән бер», – дигән иде. Кызганыч, 4 ел вакыт узды, ә яңа кибетләр ачылмады. Ачылганнары да бер-бер артлы ябыла бара. 40 тартмачылар булып китап таратыр идең, китабы да юк бит аның. Бу хакта матбугатта язып чыгу, яки трибунадан ялкынлы чыгыш ясау – ул әле бер, ә шушы проблемалардан чыгу юлларын эзләү, аны тормышка ашыру буенча реаль гамәлләр кылу анысы икенче нәрсә. Ә инде син, гади генә язучы булмыйча, Берлек рәисе һәм Дәүләт Советы депутаты да икәнсең, халык синнән уңай нәтиҗәләр көтә.

Бүгенге вәзгыяттә Язучылар берлеге яңача, заманча эшләсен дибез икән, минемчә, идарә составының яртысын яшь һәм урта буын язучылар тәшкил итәргә тиеш.

Ике корылтай арасында Берлек яңа әгъзалар белән дә баеды. Талантлы гына каләм әһелләре белән бергә, башлыча, я инде күптән кабул итү коллегиясендә иҗатлары тикшерелеп кире кагылганнар, я «бераз «үсә» төшсеннәр әле» дип, кичектерелеп торган каләм әһелләре кабул ителде. Хәер, Берлеккә керү аларга яңа канатлар куйсын иде.

Иҗат остаханәләре дә ни үле, ни тере дигәндәй «яшәделәр». Остаханә утырышларына йөрүчеләрнең саны да кимегәннән кими бара. Бары тик әдәби премияләргә тәкъдим итүләр каралганда гына җанланып алалар. Берлек рәисе әңгәмәләренең берсендә рус телле әдәбият секциясенең эшчәнлеген көчәйтергә кирәк дип әйтсә дә, әлеге секциянең әллә ни тавышы-тыны ишетелмәде. Әйтик, Данил Салихов рәис булып эшләгәндә (секция җитәкчесе Лилия Газизова иде) шаулап-гөрләп уза торган Лобачевский исемендәге халыкара шигьрият фестивале, Халыкара «Ладомир» Хлебников фестивале һәм тагын башка зур проетлар эреп юкка чыкты, ә яңалары, кызганыч, пәйда булмады.

Мин торган саен шуңа инанам, бүген Татарстан Язучылар берлеге ниндидер зур проектлар, әйтик, халыкара фестивальләр, симпозиумнар, семинарлар оештырырга сәләтле түгел кебек. Хәтта дәүләттән зур күләмдә финанс чыгымнары бүленеп бирелсә дә, Берлек андый чараларны тиешле югарылыкта башкарып чыга алмый. Язучылар берлегенең 90 еллык юбилее моны ачык күрсәтте. Юбилейга күп кенә төрки дәүләтләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде. Берлек үзенең юбилеен Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләп үтәргә теләсә дә, ул фестиваль буларак әллә ни зур яңгыраш таба алмыйча, бары берничә чарадан торган гадәти юбилейга әйләнеп калды. Фестивальне ничек үткәрергә кирәк икән дигәндә, «Аксенов-фест» программасына гына булса да күз ташлап алу җитәдер. Ә бит юбилейга күренекле шәхесләр килгән иде. Алар катнашында нинди шәп фестиваль оештырып булган булыр иде. Ә инде 90 еллык юбилей кичәсенә килгәндә... Нишләп соң сәхнәсе дә булмаган «Тимерхан» ресторанын сайлаганнар дип аптырап утырдым (кайчандыр Берлек юбилейлары Пирамидада һәм Корстонда узган иде). Ә инде тәнәфестән соң, мөхтәрәм кунакларга сүз бирергә вакыт җиткәч, залда 10-15 кенә язучының калуы мине бөтенләй гаҗәпләндерде. Нәтиҗәдә, кичәне «Яңа гасыр» телевидениясе төшереп алып тамашачыга күрсәтә алмады. Юкса, Язучылар берлегенең 90 еллык тарихы, ил белән бергә атлаган каләм әһелләренең гыйбрәтле язмышы хакында халыкка сөйләргә, укучы алдында язучының дәрәҗәсен күтәрергә менә дигән форсат иде.

Язучыларның дәрәҗәсе дигәннән, соңгы дүрт елда Берлекнең эчке «кухня»сы халык күз алдында булды дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Хәтта кайбер журналистлар остаханә яки идарә утырышларында катнашып, анда язучыларның ничек итеп «ахылдау» яки «ухылдауларына» кадәр язып алып, халыкка фаш иттеләр. Аларны тәмам «чишендерделәр». Хәзер укучы язучыларның әсәрләрен түгел, ә аларның остаханә яки идарә утырышларындагы кәмитләрен яктырткан язмаларны, ниндидер шоу көткәндәй күбрәк көтеп ала кебек. Янәсе, мондый язмалар халыкта язучыга карата кызыксыну уята. Кайчандыр язучыларга бөек затка табынган кебек мөкиббән китеп караган укучы, бүген инде аларга көлемсерәп кенә карый кебек. Шагыйрь, язучы ул бит эстрада җырчысы түгел, ә илаһи зат. Шуңа күрә ул укучы алдында күпмедер дәрәҗәдә серле дә булып калырга тиеш. Бүген Үзәктә язучы һөнәренең абруен торгызу турында җитди сөйләшүләр барган заманда Татарстан Язучылар берлегенең мондый кәмитләр оештырып ятуын берничек тә аңлап булмый.

Әйе, бүген Татарстан Язучылар берлегенең күпчелеген өлкән яшьтәге язучылар тәшкил итә. Әлбәттә, беренче чиратта, аларга игътибар кирәк. Моннан 12 ел элек пенсия яшендәге язучыларга бүленеп бирелә торган субсидиянең күләме, бүгенге инфляцияне дә күздә тотканда, бик аз. Әлеге субсидиянең күләмен берничә мәртәбәгә арттырасы иде. Өлкән яшьтәге язучылар дигәннән, Берлек 4 ел дәвамында бер генә мәртәбә дә өлкәннәр көнен билгеләп үтмәде. Мәсәлән, Данил Салихов, элеккеге рәисләрнең эстафетасын дәвам итеп, ел саен затлы рестораннарда өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә иде. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне дә беркайчан да читтә калмады.

Әйткәнемчә, тиздән Татарстан язучыларының ХХ корылтае булачак. Берлек рәисе ике сүзнең берендә: «Башлаган эшләрем бар, башлаган проектларым бар...» дип тәкрарларга ярата. Янәсе, ул: «Яңадан икенче срокка сайлагыз инде, башлаган эшләремне эшләп бетерәсем килә» дип ялвара кебек. Миңа калса, корылтайда, Уставка үзгәрешләр кертеп, булачак рәисләрне 4 елга түгел, ә 5 елга һәм бары тик 1 срокка гына сайлану хокукын калдырырга кирәк, чөнки күп очракта рәисләр беренче срокта гына тырышып эшлиләр. Ә инде икенче срокта алар, гадәттә, миңа инде барыбер дигәндәй, күбрәк шәхси, Ркаил Зәйдулла лексиконында яратып кулланыла торган сүз белән әйтсәк, меркантиль мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәләр.

Язучылар берлеге тарихына күз салсак, әйтик, Кави Нәҗми – 3 ел, Муса Җәлил – 3 ел, Туфан Миңнуллин – 5 ел, Рафис Корбан – 4 ел, Данил Салихов 5 ел рәис булып эшләгән. Минемчә, 1 срок һәм 5 ел бик җиткән!!!

Быелгы корылтайның чакыру билеты да үзенчәлекле. Чөнки анда Хөрмәтле каләмдәш / Уважаемый коллега дип кенә язылган һәм корылтай буласы Корстон бинасының зур, төсле рәсеме куелган. Һәркемгә дә хөрмәтле Фәлән Фәлән улы яки кызы дип исеме белән язылган чакыру билеты килеп ирешсә, каләмдәшкә нинди зур хөрмәт булыр иде. Ә тышлыгында символга әйләнгән Язучылар берлегенең бина сурәте дә булса, чакыру билеты затлылыкның югары өлгесе булыр иде. Бәлки кайчан да булса, Язучылар берлегенә дә менеджмент, маркетинг дигән заманча төшенчәләр үтеп керер әле. Ә хәзергә, ярый әле хөрмәтле «шешәдәш» дип язмаганнарына да сөенергә генә кала.

1990 еллар башында, әле Ринат Мөхәммәдиев рәис булган чорларда, «Шәһри Казан» газетасында Ркаиль Зәйдулланың «Язучылар колхозы» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Ул әлеге язмасында Язучылар берлегенең бөтенләй кирәксез бер оешма, аны таратырга кирәклеге турында язган иде. Еллар узды. Бүген ул үзе әлеге оешманың җитәкчесе. Әлбәттә, акланырга һәрвакыт сәбәп табыла. Янәсе, ул чакта, яшьлек максимализмы белән, Язучылар берлеге хакындагы фикере ялгыш булган. Ә, минемчә, бу – принципсызлык. Бер мәртәбә принципсыз булган кеше мәңге принципсыз!

Берлек рәисе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Татарстан Язучыларының XVIII корылтаенда чыгыш ясаган әдәбиятыбыз аксакалы Рабит Батулла: «Рәис яхшы оештыручы һәм акча таба белүче булу белән бергә, иң элек АЕК булырга тиеш» дигән иде. Кыскасы, аек бул – заманага лаек бул.

Хәтергә Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның Язучылар берлегенең 70 еллыгы уңаеннан язылган шигъри юллары искә төшә:

Йөзеп бара Әдәбият-кораб,

Җилкәннәрен меңнәр күтәргән.

Шул дәүләткә ия булган халык,–

Хакың бармы синең бетәргә?!

Юк, хакы юк бетәргә. Утлар-сулар кичеп тә югалмаган, тел-лөгатьнең алтын келәте булган, газиз милләтебезнең асыл хәзинәсе төялгән Әдәбият- кораб, ягъни Татарстан Язучылар берлеге, һич кенә дә бетәргә, юкка чыгарга, хәят диңгезендә батарга тиеш түгел. Ул, язмыш дулкыннарын ера-ера, замана җилләренә бирешмичә, халыкның рухын сафландырып, аңа яшәргә көч һәм ышаныч биреп барырга тиеш, чөнки аның Татарстан Республикасы дигән ныклы таянычы бар.

Рәмис Аймәт,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил һәм Һ.Такташ исемендәге әдәбия премияләр лауреаты, XII Халыкара төрки шигърият фестиваленең Х.Байкара бүләге иясе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх