5 апрель кичендә Мәскәүнең Твардовский урамындагы фатирларның берсендә 2023 елда туган малайның мәете табылган, аның гәүдәсендә көч куллану эзләре булган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, баланы аның 50 яшьлек бабасы үтергән. Бу хакта «LIFE» сайты яза.
РФ Тикшерү комитетының Мәскәүнең Төньяк-Көнбатыш административ округы буенча Хорошевск районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе («Үтерү»), 2 нче өлеше, «в» пункты – «Кечкенә баланы үтерү» факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшерә, шаһитлардан сораштыру һәм башка кирәкле тикшерү гамәлләре үткәрә.
Свежие комментарии