На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

12 яшьлек Әмир тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылган сабыйны тотып калган

Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә 12 яшьлек Әмир Абачев зур батырлык күрсәтә. Ул нәни малайның гомерен саклап кала. Бу турыда Домодедово башлыгы телеграм-каналында язган.

Әмир Абачев 6 сыйныфта укый. 23 апрельдә ул тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылган малайны тотып алган. «Пусть говорят» тапшыруында ул баланы коткаруы турында сөйләде дип яза «СтарХит» сайты.

«Бала тәрәзәне ачып-ябып уйнады, аннан тышка үрмәләп чыга башлады, тәрәзә астындагы әйбергә тотынды, соңыннан ычкынып китте. Якын-тирәдә кешеләр кычкырыша башлады... ә мин йөгереп килдем дә, аны тотып алдым. Бу вакытта янымда дусларым бар иде. Бала җиңел түгел. Ул минем җилкәмә бәрелде, ул бәрелгән урын күгәреп чыккан иде, хәзер бетте инде. Бераз кул бәләзегем авыртып тора», – дип сөйли үсмер малай.

Әлеге хәл булган көнне Әмир дуслары белән урамда йөри – малайлар тәрәзә төбендә торган баланы күреп ала һәм аны әти-әнисе бу куркыныч урыннан алып китәр дип уйлый. Тик шактый вакыт уза, ә бала һаман да шунда була.

«Ул биш минут уйнады, ике-өч минут эленеп торды, соңыннан мин йөгереп килдем. Ул очты, очты һәм мин аны тотып алдым. Урамда олылардан ике ир-ат бар иде, тик алар еракта, ә мин тәрәзә астында ук басып тордым», – дип сөйләгән укучы.

Шулай ук Беренче канал студиясенә геройның әнисе дә килгән. Ул Әмирнең балачагыннан ук мөстәкыйль, кызыксынучан һәм бик актив булуын сөйләгән. Әмир кыюлык һәм батырлык таләп итә торган – полицейский, хәрби һөнәрләре белән аеруча кызыксына.

Шунысы да кызыклы, Әмирнең кеше гомерен коткаруга тартылуы юктан гына түгел. Малай хәрби җитәкче һәм Россия Герое Эседулла Абачевның туганы.

Тәвәккәллек һәм кыюлык аңа геннар белән күчкән.

Улының батырлыгы турында белгәч, Әмирнең әнисе беренче мизгелләрдә бик дулкынланган.

«Полициядән шалтыраткач, өйгә бик борчылып кайттым. Аларның беренче соравы: «Әмир сезнең улыгызмы?». Йөрәгем кысылып куйды, «Нәрсә булды икән?» дип уйладым. Булган хәлне сөйли башладылар, мин юлда идем, начар ишетәм дидем. Нәрсә булганын белү өчен шундук улыма шалтыраттым. Ул баланы тотып алганын әйтте. Хәлен сораштым, өйгә кайтып мине көтәргә куштым», – дип сөйләгән Әмирнең әнисе Марина.

Ссылка на первоисточник
наверх