Сөлекләр ярдәмендә дәвалау өлкәсендә күп еллык тәҗрибәсе булган, фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп эшләүче табибә киңәшләре белән уртаклашты.
Сөлек салу – файдамы, әллә зыянмы?
Гирудотерапия — сөлекләр ярдәмендә дәвалау ысулы. Ул бик борынгы заманнардан бирле билгеле һәм хәзерге медицинада да үз урыны бар.
Сөлекләрне махсус фермада үстерәләр һәм стериль шартларда кулланалар. Алар авыру урынына ябышкач, канны суыра, һәм шунда ук файдалы матдәләр дә бүлеп чыгара. Бу матдәләр кан әйләнешен яхшырта, ялкынсынуны киметә һәм авыртуны баса, диелә ачык мәгълүмат чыганакларында.Гирудотерапия еш кына гипертония, остеохондроз, муен һәм арка авыртулары булганда кулланыла. Ул иммун системасын ныгыта, шешләрне кечерәйтә, тромбоздан саклый. Процедура гадәттә 30–40 минут дәвам итә, аннары сөлекләр үзләре төшә. Дәвалау курсы индивидуаль билгеләнә һәм табиб күзәтүендә үтә.
- Медицина сөлеге гадәттә 5-8 см озынлыкта, ач вакытында 1,5-2 грамм авырлыкта була. Аннары аларның озынлыгы 10 см, калынлыгы 2 мм га җитәргә мөмкин.
Сөлекнең селәгәендә гирудин дигән матдә була. Әлеге сыеклыктагы тагын 250дән артык кушылма дәвалау үзлегенә ия.
Гирудин — кан оешуга каршы торучы табигый матдә (антикоагулянт). Ул медицина сөлегенең селәгәй бизләрендә һәм кайбер елан агуы төрләрендә табыла. Аның төп үзенчәлеге — тромбин ферментының эшчәнлеген туктатып, канны оешудан саклый. Моннан тыш, ул кан оешуга катнашы булган кайбер башка факторларга да йогынты ясый. Гирудин 1884 елда инглиз галиме Джон Хейкрафт тарафыннан ачыла. Хәзерге вакытта гирудин — медицинада кан тамырларында тромблар булдырмау һәм гирудотерапиядә актив кулланыла торган мөһим биологик матдә.
Киң кулланылышта сөлек салу турында менә шундый белешмә таралган.
Беренче карашка, бик гади һәм җиңел дәвалану ысулы кебек. Аны хәтта өйдә кулланучылар, үзләренә-үзләре куючылар да бар. Шуңа күрә бу турыда гади, әмма кулланучылар белергә тиеш дип санаган сорауларны белгечкә бирергә булдык.
- Әлфия Шириаздан кызы Гарипова - 39 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышланган билгеле табиб-невролог, рефлексотерапевт, медицина фәннәре кандидаты. Ул гирудотерапия, рефлексотерапия ысуллары белән дәвалый, умырткалыгы, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, депрессия һәм йокысызлык кебек нерв системасы авырулары һәм башка күп төрле аврулары булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә.
«Сөлекне яңа туган балалардан алып карт кешеләргә кадәр салалар»
Әлфия ханым, гирудотерапия - сөлек белән дәвалау нинди авырулар вакытында ярдәм итә?
Мин сөлекләр белән 25 ел эшлим. Алар ярдәмендә кешеләрне буыннар, умыртка сөякләре авыруларыннан дәвалыйбыз, инсульт, инфарктка каршы профилактика үткәрәбез. Хатын-кызларга бәби алып кайтырга булышабыз.
Дөньяда барлык җан ияләре дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. «Яраткан бәндәмә чир бирермен һәм шифасын да җибәрермен», дигән. Шул күп дәвалау ысуллары арасында сөлек файдалану да күптән таныш һәм бик еш кулланыла.
Инде узган гасырларда ук сөлек белән дәвалаучы һөнәре дә булган. Авылларда үләннәр белән дәвалаучы, сөлек салучы апайлар-әбиләр яшәгән. Алар сөлек белән дәвалау кайсы чиргә шифа булуын тәҗрибә юлы белән эзләп тапкан, кемгә бу дәва ярый, кемгә – ярамый – шуңа карап кайсы чиргә туры килүен аңлаганнар.
Россиядә гирудотерапия дигән медицина дәвалавы 2015 елдан бирле гамәлдә. Сөлек куяр өчен рефлексотерапия буенча лицензия булырга тиеш.
Хәзерге вакытта сөлек кую катгый тыелган һәм киңәш ителгән чирләр турында күзәтүләр буенча нәтиҗә ясалган.
Сөлек белән дәваларга ярамый торган авырулар:
яман шеш чирләре,
гемофилия,
йогышлы авырулар.
Канны сыегайта торган дару эчүче кешеләргә сөлек куярга ярамый.
Башка төрле чирләрне гирудотерапия ысулы белән дәваларга ярый. Сөлекне яңа туган балалардан алып, карт кешеләргә кадәр салалар. Ләкин балаларга сөлек салырга бары тик педиатр, неонатолог- гирудотерапевт кына рөхсәт бирә ала.

Фото: © Әлфия Гарипова "Интертат" сайтына үзе тәкъдим итте.
«Сөлек куярга ярамый торган урыннар бар»
Сөлекне кайсы урыннарга куярга ярамый, кайсы урынга ярый? Биткә сөлек кую дөресме? Куркынычы бармы?
Гирудотерапевт – сөлек белән дәвалаучы табиб, ул бары тик тиешле анализларны караганнан соң, кешенең чиренә туры килә торган зоналарга ничә сөлек, ничә сеанс кирәк икәнен билгели.
Ләкин, билгеле инде, безнең арада сөлекне үзе куючылар һәм танышларына куйдыручылар шактый. Ә бит сөлек куярга ярамый торган зоналар бар – аларны белергә кирәк.
Сөлек салырга ярамый торган урыннар – бизләр, шешләр, варикозлы веналар, күз кабаклары һәм башкалар.
Биткә сөлек кую бик яхшы тәэсир итә. Бит тиресе чистара, яңара, кешенең күзләре нурланып, яшәреп китә.
Әлфия ханым, сөлекне өйдә салдырырга ярыймы? Моның нинди куркынычы бар?
Табиблар өйдә сөлек куюны хупламый. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле – кемдәдер аллергия, кемнеңдер каны агудан туктамый, берәүнең бизләре шешә, шулай итеп кан күп югалтучылар була, озак төзәлми торган яралар калырга мөмкин.
Ә сөлекне үзеңә-үзең салырга ярыймы?
Кеше сөлек сала белә икән, ярый.

Фото: © Әлфия Гарипова "Интертат" сайтына үзе тәкъдим итте.
«Сөлек 2 елга кадәр ашамыйча яши ала»
Сөлекне сатып алып, өйдә асрарга ярыймы соң? Аларны ашаталармы? Сөлекләр озак яшиме?
Сөлекләрне биофабрикада үрчетәләр, аларны бозау каны ашатып үстерәләр, карантинда тоталар да аннары сатуга чыгаралар.
Сөлекне өйдә чиста суда, банкаларга салып караңгы урында асрарга ярый. Сөлек ул кан суырып туклана һәм 6 айдан 2 елга кадәр ашамыйча яши ала. Аңа бары тик тиешле тәрбия булырга тиеш.
Кулланган сөлекләрне нишләтәләр? Үтермичә генә булмыймы? Бер сөлекне берничә тапкыр кулланырга буламы?
Кулланылган сөлекләрне медицина үзәкләрендә махсус боерыкка нигезләнеп, дезрастворга салырга һәм юк итәргә тиешләр. Сөлекләрне икенче мәртәбә куллану катгый тыела.
Өйдә үзенә-үзе сөлек салучылар 6 айдан соң бу сөлекне кабат үзенә куя ала.

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
«Дәвалый торган сөлек БДБ илләре территорияләрендә генә бар»
Әлфия ханым, сез дөньяның төрле почмакларында булгансыз. Сөлек салу бөтен җирдә бармы? Ысуллары бер төрлеме?
Әйе, мин күп җирләрдә булдым. Ләкин сөлек белән дәвалау Россиядә һәм элеккеге СССР территориясе – хәзерге БДБ илләрендә күбрәк кулланыла. Дәвалый торган сөлек шушы территорияләрдә генә бар. Малайзия, Вьетнам якларында хәзерге вакытта сөлек белән дәвалуны тырышып өйрәнәләр. Лондон клиникаларында пластик операцияләрдән соң куллана башлаганнар.
«Сөлекне үзенә урын эзләргә тән өслегенә җибәрү дөрес түгел»
Сөлек авыру урынны үзе табып, барып ябыша аламы? Анны тәнгә иреккә җибәреп, ябышканын көтеп торырга ярыймы?
Юк, болай эшләү дөрес түгел. Сөлек кешене дәваларга җыенмый, аның тамагын туйдырасы килә. Ул кан күбрәк җыелган урынны эзли, тән температурасы үзенә килешкән урынны сайлый. Табиб сөлекне кая куясын максатына, пациентның хәленә карап үзе билгели. Сөлекне үзенә урын эзләргә тән өслегенә җибәрү дөрес түгел.
«Сөлек кеше каныннан агуланып һәлак булырга да мөмкин»
Сөлек салганда йогышлы авырулар, ВИЧ, гепатит күчәргә мөмкинме?
Үзегез аңлыйсыздыр, беркемдә дә мондый эксперимент ясамаганннар. Бик нык йогышлы авыру белән беркем дә өстәмә чир алырга теләми. Гомумән, андый чирдән интегүчеләргә сөлек салу тәкъдим ителми.
Сөлек белән дәвалау турында кызыклы фактлар да бардыр…
Сөлек бик могҗизалы суалчан бит ул. Аның төкерегендә булган матдәләр кеше организмына бик тирән, файдалы тәэсир ясый, кеше терелеп, чистарып, яшәреп китә.
Сөлекнең 5 пар күзе, 300гә якын тешчекләре бар. Ул 15 мл кан суыра ала. 2 елга кадәр ашамыйча яшәргә мөмкин. Ләкин ул кешенең каныннан агуланып һәлак та булуы ихтимал.
ххх
Сөлек белән дәвалану алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк!
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии