Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов гаиләсенең куанычлы көннәре. Аның оныгы Хәят, 9 сыйныфны уңышлы тәмамлап, аттестат алган.
Кызының чыгарылыш кичәсе мизгелләре белән социаль челтәрләрдә аның әнисе Лиана Җәләлова уртаклаша. Әле аттестатын алырга сәхнәгә күтәрелгәндә Хәят кызык хәлгә дә тарыган – аның туфлие төшеп калган.
«Минем Хәятем бөтенләй көлкеле булмаган очракларда да безне көлдерә белә. Аттестатын алганда «Золушка» туфлиен югалтты», - дип көлеп яза Лиана бу хакта.
Хәят «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлады. Әлегә укуын мәктәптә дәвам итәчәк. Әнисе Лиана Хәятнең 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Мәскәүгә актерлык осталыгы факультетына укырга керергә җыенуы хакында әйткән иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии