На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Бер тулай торакта яшәгәннәр, бер мәктәпкә йөргәннәр»: 9 яшьлек ике бала һәлак булган

2025 елның 29 маенда Самара өлкәсендәге зур булмаган бистәдә коточкыч фаҗига булган. 9 яшьлек ике малай ташландык «Газель»нең ябык будкасында янгында һәлак булган. Күршеләр үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышып караган, ләкин малайларны коткара алмаганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Руслан һәм Равилгә (балаларның исемнәре үзгәртелгән) нибары 9 яшь була.

Алар бик шаян һәм кызыксынучан балалар була. Дус малайлар бер тулай торакта яшәгән, бер мәктәпкә йөргән һәм бергә маҗаралар эзләгән.

«19:48 сәгатьтә иске автомобильнең будкасы яну турында хәбәр килде. Урынга янгын сүндерүләр җибәрелде. Янгын мәйданы 10 кв.метр була. Янгынны 20:01 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. 20:04тә янган будка эчендә үлгән балаларның мәетләре табыла», – дип хәбәр итәләр Самара өлкәсенең Гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр үзәгендә.

Фаҗига урынына Красноярск районы тикшерүчеләре һәм прокуроры килгән. РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче өлеше буенча («Саксызлык аркасында 2 кешенең үлеменә китерү») җинаять эше кузгатылган.

Хәзер суд экспертизалары уздырыла. Прокуратура тикшерү барышын контрольдә тота.

Руслан белән Равил тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән. Русланга нибары 5 ай булганда, аны әнисе ташлап киткән булган. Малайны әтисе белән әбисе тәрбияләгән. Равил күп балалы гаиләдә үскән, узган ел аның әтисе вафат булган.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх