На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Илһам Шакиров, «Калеб», ясалма фәһем һәм дә бераз гына «гайбәт»

Камал театрының Татарстан урамында урнашкан Тарихи сәхнәсендә «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырылган, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды. Тамашачылар арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.

«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертының төп идеясе, нигезе – Илһам Шакиров җырларының «Калеб» яңа буын «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырлар белән янәшә яңгыравы.

Концерт алдыннан тамашачыларны «Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде: «Безнең өчен бүген бик дулкынландыргыч вакыйга, чөнки Камал театрының тарихи бинасында чыгыш ясау ул – зур бәхет тә, зур җаваплылык та. «Калеб»не башлаганда, беренче елларда без Камал театрының кече сәхнәсендә чыгыш ясый идек, ул вакытта ул сәхнә безгә бик зур булып күренә иде. «Калеб» өчен Илһам абый Шакиров бик якын кеше, 10 ел элек без Филармониядә аның 80 яшьлек юбилеен оештырган идек, ул вакытта махсус аның өчен шигырьләр дә язылган иде. Бүген дә аңа атап язылган шигырьләр сәхнәдә яңгыраячак», – диде ул.

ххх

Вакыт сынавын узган җырлар белән өр-яңа җырларны янәшә кую – оештыручыларның зур батырлыгы. Әле бит ул яңа җырларның шобага аша берләшкән команда тарафыннан язылган булуы да кызыклы. Әмма яшьләр бу адымга барды, афәрин! Бу инде – халык күңеленә сеңеп беткән җырларны яңартып җырлап үз бонусларыңны җыю гына түгел, җәмәгать! «Үзгәреш җиле» дә, эстрада җырчыларының элекке җырларны бүлешүе дә түгел, үз җырыңны язып, аны танылган җырлар янәшәсенә куярга курыкмау – чыннан батыр адым.

Әлбәттә, Илһам абыйның «Идел буе каеннары»н, «Җиз кыңгырау моңнары»н, «Син сазымңны уйнадың»ны тыңлаганда, таныш җыр дулкынында тирбәләсең.

Яңа җыр яңгыраганда аларның кайсыберләрендә ул дулкыннар каядыр югалып, «дөп» итеп коры яр буена барып төшкәндәй буласың, кайсысында дулкын иркәләвен дәвам итә.

Сәхнәдән Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов башкаруында җырлар яңгырады. Алмас Хөсәенов та булырга тиеш булган, Мәскәүдә «Новая волна»да булып кына катнаша алмый калган. Рөстәм Хөсәенов дигән яшь егет – улымы әллә, дисәм, түгел икән, фамилиядәш кенә булып чыкты. Һәм тенордаш.

«Без Рөстәмне «Шаян ТВ»дагы бер конкурста күреп алдык һәм биредә «Калеб»нең яшь буыны буларак тәкъдим иттек. Ул уникаль бала Илһам Шакиров репертуарында үсә. Концертта «Китмә, сандугач» җырын Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов белән бергә трио булып җырладылар», – диде яшь җырчы егет турында «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

Җырлар Тинчурин театры оркестрына кушылып башкарылды. Оркестрның җитәкчесе – Ильяс Камал.

Минем «Калеб»леләр иҗатыннан иң яраткан җырларымның берсе – Азат Кәримов башкаруында «Егет җыры» (Гөлүсә Батталова шигыре, Илдар Камалов көе) да яңгырады.

Татьяна Ефремованың «Ак калфак» җыры һәм, гомумән, үзе дә, кайбер тамашачы өчен яңалык булган икән. Илһам абый үзе нәрсә дип әйткән булыр иде икән «Ак калфак»ны хатын-кыз башкаруында тыңлагач? Аны бернинди сүзләр белән дә тасвирлап бетереп булмый, аны тыңларга гына була. Шушы җырдан соң «Композитор егеткә» дигән җиңел җырга күчүе дә кызыклы. Әлеге җырны «Калеб» лабораториясе кысаларында Эльмир Низамов белән Йолдыз Миңнуллина язган. Исеменнән күренгәнчә, Эльмирның үзенә багышланган инде, әлбәттә.

Филүс Каһиров башкаруында «Җиз кыңгырау моңнары»н һәм Алинә Шәрипҗанова башкаруында «Син сазыңны уйнадың» җырларын онытылып тыңладым. Әти мәрхүм җырлый иде, дип, әтиемне дә искә алдым. Мөгаен, күпләрне истәлекләр биләп алгандыр бу җырларны тыңлаганда. Чыннан да, Илһам абый репертуарындагы җырлар күпләр өчен җыр гына түгел ләбаса, чор тавышы да, ниндидер вакыйгалар, шәхесләр белән бәйле хатирәләр дә.

ххх

Концерт дибез икән, төп урынны ике чор, ике гасыр җырлары алып торса, ул җырларны шагыйрьләрнең Илһам Шакиров тәэсирендә туган шигырь-багышлаулары һәм ясалма фәһем (ансыз буламыни бу заманда, мода бит) ярдәмендә яңгыраган Илһам абый тавышы һәм, әлбәттә, алып баручыларның шаяртулы текстлары да тоташтырды.

Шагыйрьләрдән – Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльвира Һадиева, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Булат Ибраһим үз шигырьләрен яңгыратты. Төп тема Илһам Шакировның рухы булса да, шигырьләрнең һәрберсе үзенчәлекле. Аларны тамашачы игътибарына шагыйрьләрнең үзләре тәкъдим итүе яхшы. Ул шагыйрьләрнең һәрберсе шигыре белән сәхнә тота ала. Концерт карарга килгән тамашачыны җитди шигырь тыңларга өйрәтү – яхшы гамәл.

Илһам Шакировның әңгәмәләреннән җыелган фикерләрне легендар җырчының ясалма фәһем аша үткәрелгән тавышы яңгыратты. Ясалма фәһемнән тавыш ясатып тормасагыз да ачуланмас идек, егетләр-кызлар, Илһам абый тавышын язмада түгел, тереләй ишеткән буын бит без, ясалма фәһемегез ясаган тавышы Илһам абый тавышына якын да килми, дисәм, үпкәләмәгез, яме.

«Юк инде, юк, кая охшасын инде?! Илһам абый Шакировны бернинди ясалма фәһем дә алыштыра алмый. Илһам абый ул – кабатланмас», – диде алып баручылар үзләре дә.

Алып баручылар дигәннән, әлеге вазифага Камал театрыннан Эмиль Талипов белән Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова сайланган. Аларның үзара диалоглары концертның күңелле һәм актуаль өлеше булды:

«– Менә бит, «Калеб»леләр артистларга да гимн язганнар. Сәрвәр булам, ди, ә!

Әйе, үзем турында тыңлаган кебек булдым. Карале, гимн дигәннән, «Калеб»леләр театр артистлары турында чыгарса, сезнең театр бөек җырчыларга карата спектакльләр чыгара башлады. Әлфия Авзаловага багышланган спектакльне карадык инде. Ә Илһам Шакировка багышланганы кайчан чыга?

Шәхесләргә багышланган спектакльләрне бит безнең Айдар Җаббаров куя...

Шуннан?

Аны сезгә китә, дип сөйлиләр, Кәрим Тинчурин театрына. Илһам абыйны Пискунов уйнар инде.

Амин, шулай булсын!

Ничек күтәрермен инде, малай...

Ничек тә күтәрерсең инде, малай! Көнләшмә, яме! Без риза! Биш куллап риза!

Сез ризадыр да, безнең җибәрәсе килми шул... Алар риза... Ярар, бу – гайбәт кенәдер инде, иншаллаһ! Талантлы кешеләр тирәсендә гайбәт күп була инде ул. Илһам абый әйтмешли, сөйләсеннәр, сез сөйләгәннән курыкмагыз, сөйләмәгәннән куркыгыз! «Килер бер вакыт – сезне искә дә алучы булмас», – дигән Илһам абый.

Диалогы күңелле иде. Диалог алдыннан башкарылган җыр гына... ничек йомшак әйтим икән... кыскасы, руслар әйтмешли, «так себе». Алинә Шәрипҗанова Эльмир Низамов белән Луиза Янсуар Кариев театры артисты Алсу Фәйзуллина өчен язган «Мин яшим сәхнәдә» дигән җырны башкарды. Казан консерваториясен тәмамлап Кариев театрында эшли торган драма артисты Алсу Фәйзуллина өчен махсус язылган җырны хәзер Алинә башкара, ни кызганыч. Сыгылып-бөгелеп, бик каты кычкырып башкарды ул аны. Ул – начар драма артистының сәхнәдә шулайрак уйнавын күрсәтте булса кирәк. Ә Алсу Фәйзуллина үзе башка җырны – үзе өчен Лилия Гыйбадуллина һәм Гөлназ Закирова язган «Балам» җырын башкарды. Затлы вокалы булган талантлы драма артисты шул ул. Әрсезлеге генә юк.

ххх

Ике бүлектән торган концерт ялыктырмый-нитми генә озак барды. Шыгрым тулы зал азакка кадәр тулы булып калды.

Финалга тагын бер диалог. Дөрес, ул диалог финалда түгел иде. Ни өчендер оештыручылар финалга Артур Исламовны (Эльза Исламова-Заяри белән бергә) чыгарырга карар иткән. Филүс Каһировның китәсе җире булгандыр, бәлки... Әллә хәзер иң популярлар азактан җырламыймы?.. Белмим тагын. Хәер, җыр «Казан» (Миләүшә Хәйруллина көе, Гөлүсә Батталова шигыре) дип аталганга азакка куелгандыр.

Гафу итегез, читкәрәк киттем, ә диалог, дөресрәге, монолог болайрак:

«– Алла, бигрәк матур күлмәк киеп чыккан, минем һаман шул кәчтүм. Безнең яңа бина кебек елтыр-елтыр килә, малай.

– ...

– Уйламагыз да, яңа бинаны сезгә бирмибез. Режиссерын да бир, театрын да... Әле бу бинага да кызыгып йөриләр, дип сөйлиләр, дөрес булса...

– Шәхсән мин кызыкмыйм. Күлмәгем матур. Рәхмәт!»

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх