На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты: «Тыныч булыгыз, барлык чаралар күреләчәк»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, 21 декабрь көнне, Казанга ясалган пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң мөрәҗәгать белән чыкты.

Без оборона предприятиеләренә кагылышлы мәсьәләләр барлыгын аңлыйбыз, әмма дошман торак йортларга һөҗүм итәр дип беркайчан да уйламадык һәм көтмәдек тә.

Сигез пилотсыз очкычтан бары тик икесе (өчесе) генә оборона-сәнәгать комплексы объектларына юнәлдерелгән иде, алар (дроннар – ред.

) барысы да юк ителгән. Алар (Украина Кораллы көчләре – ред.) башка юл белән киттеләр. Алар торак йортларга бәрделәр. Әле шимбә көн, күпләр ял итә, йоклый.

Бәлки, очраклы рәвештә, яки безнең бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Барлык оператив хезмәтләр вакытында мобилизацияләнде. Шәһәр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хокук саклау хезмәтләре бик төгәл эшләде. Вәзгыять контрольдә. Кемгә нинди ярдәм кирәк, ул күрсәтелде. Кешеләр урнаштырылды (дроннардан зыян күргән йортлардан эвакуацияләнде – ред.).

Әйтергә тиешмен: кайбер пилотсыз очу аппаратларында шартлаткычлар шартламаган, алар юкка чыгарыла. Шуңа күрә без кешеләрне эвакуацияләү буенча чаралар уздырдык.

Вәзгыять тотрыклы, контрольдә. Моннан тыш, без хәрби коллегаларыбыз катнашында барлык хезмәтләрнең оператив киңәшмәсен уздырдык. Мондый куркыныч булмасын, бигрәк тә безнең гражданлык объектларына янамасын өчен, безгә нинди чаралар күрергә кирәк икәнен теркәдек.

Вәзгыять контрольдә. Мин гражданнарга мөрәҗәгать итәм: тыныч булыгыз, барлык чаралар күреләчәк. Автомобильләргә, тәрәзәләргә зыян килү очраклары да бар — бу мәсьәләләр дә хәл ителәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх