На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Казанда тагын бер шартлау ишетелде, төтен күтәрелде

Казанда бүген дроннар һөҗүм ясаган "Лазурные небеса" торак комплексы янында яшәүчеләр кабат – төнге 23.38 сәгатьтә шартлау тавышы ишелүен яза. Тавышны көндез дрон шартлаган вакыттагы тавышка охшаталар.

Хәбәрләрдән аңлашылганча, тавыш "Арт Сити" торак комплексы ягында булды.

Төтен таралуы төшерелгән фото, видеолар тарала.

Нәрсә шартлавы ачыклана.

Бер фараз буенча, бүген "Лазурные небеса"да шартламый калган шартлаткычны саперлар кырга – куркынычсыз урынга алып чыгып шартлаткан. Әмма халык нәкъ менә шушындый көнне ни өчен бу турыда алдан хәбәр ителмәвенә аптырый.

Бу вакыйгага кагылышлы рәсми җавап килде:

«Лазурные небеса» торак комплексы районындагы төнлә ишетелгән тавыш — көндез килгән пилотсыз очкыч калдыкларын юк итү нәтиҗәсе.

Тынычлык саклавыгызны һәм борчылмавыгызны сорыйбыз, дип хәбәр итте Казанның Совет районы администрациясе.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх