На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Башкортстанда ире газ баллонын дөрес тоташтырмау аркасында хатын-кыз үлгән

Башкортстанның Күгәрчен районында хатынын үтергән иргә хөкем карары чыгардылар. Бу хакта республика судлары матбугат хезмәтенә сылтама белән «NewsBash» сайты яза.

2023 елның июненнән 2024 елның ноябренә кадәр ир-ат йортындагы кухняда газ баллонын тоташтырган. Бу иминлек нормаларын бозу була. Газны тоташтыру өчен туры килми торган материаллар – резин һәм сантехника шлангы кулланган.

Шуның аркасында өйгә газ чыгып торган һәм ут чыккан.

Ирнең хатыны сөрем газы белән агуланып үлә. Ир-атны саксызлык аркасында кеше үтерү маддәсе буенча хөкем итәләр. Судта ул үз гаебен таныган һәм үкенүен әйткән.

Күгәрчен районы суда аны 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх