На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Илһам өчен йөри торган еллар түгел»: Рәфис Кәлимуллин үзен гаепләүчегә җавап биргән

Татар эстрадасы җырчысы Рәфис Кәлимуллин Казандагы концертын гөрләтеп уздырса да, Башкортстанда тамашачы җыя алмаган. Шул сәбәпле ул Башкортстандагы концертларын күчерергә мәҗбүр. Берничә урында билет сатылмаса, берничәсендә техник сәбәпләр – машиналар белән кыенлык килеп чыккан. Җырчы тамашачысы алдында гафу үтенә.

Алган билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә.

Шулай да җырчы үзенең концертлары көнендә Башкортстан якларына үзе генә (төркемсез) барачак. Тамашачы килсә, берничә җыр башкарырга һәм фотога төшәргә, рәхәтләнеп сөйләшергә, бүләкләр биреп озатырга уйлап тора.

Җырчының бу видеосыннан соң, аны концертын күчерүдә гаепләп язучы да булган. Берничә дистә тамашачыга концерт куярга тәкъдим итүчегә җырчы, чыгымнарын язып, җавап биргән.

«Нинди мода китте инде? Һәр икенче җырчы концертларын күчерә. Тиешледән күбрәк билет сата алмасалар, тизрәк концерт күчерәләр. Синең иҗатыңның җанатарларына хөрмәт белдереп, 10, 20, 30 кешегә концерт бир. Куркыныч әйбер юк, киләсе елга күбрәк тамашачы килер. Юк! Беренче көннән үк аншлаг кирәк. Рәфис, сезгә генә кагылмый, күпләр шулай эшли бит», – дип язган Дамир исемле ир-ат.

«Аппаратура, ут, тавыш арендасы 45-60 мең, төркемгә хезмәт хакы 30-35 мең, 3 машинага бензин (арзанга һәм бушлай беркем бармый), зал арендасы, кассирга 15-20 процент. Рәхәтләнеп айлар буе бушлай концерт куям, әмма минем сольный концертым өчен беркем вакытын әрәм итмәячәк (команда турында). Бу – сезгә икмәк һәм илһам өчен йөргән 2000 еллар түгел», – дип җавап биргән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх