Казанда «Гаилә» мәчете карамагында хатын-кызларга һәм ир-атларга тормыш иптәшен табарга ярдәм итә торган «Адәм белән Һава» дигән гаилә кору үзәге бар. Үзәкнең җитәкчесе Диләрә Сафина (Ханова) «Интертат» хәбәрчесенә биргән интервьюсында ялгыз кешеләргә тормыш иптәшен каян табарга һәм гаиләне ничек төзергә, сакларга кирәклеге турында сөйләде.
- Диләрә Сафина (Ханова) – этикет һәм нәфислек буенча эксперт, дини-иҗтимагый эшлекле, гаилә булдыру рухи-агарту үзәгенә нигез салучы һәм директоры, яучы.
«Түшәгең салкын, чәй эчәргә чакыручы кешең булмагач, карьерадан нинди мәгънә кала соң?!»
Безнең беренче очрашуда сезне яучы буларак тәкъдим иткән иделәр. Хәзерге вакытта өйләнешү тәртибе зур үзгәрешләр кичерде, һәм «яучы, димче» сүзен еш ишетергә туры килми. 21 гасыр яучысы нинди була һәм нинди вазыйфалар башкара соң ул?
Хәзерге дөньяда яучы – ул үз кешеңне табуның һәм аның белән ныклы, бәхетле гаилә төзүнең никадәр мөһим булуын аңлаучы кеше. Яучының гаилә тормышы да, шулай ук ялгызлык тәҗрибәсе дә була, һәм ул гаиләнең бәхетле тормыш нигезе булуын аңлый.
Безнең заманда уңышка ирешкән ялгыз хатын-кызлар һәм ир-атлар бик күп. Социаль челтәрләрдә без барысының да шундый «уңышлы, кызыклы һәм тулы тормыш» белән яшәвен күрәбез, ләкин өйгә кайткач, синең түшәгең салкын һәм чәй эчәргә чакыручы кешең юк икән, карьера һәм уңыштан нинди мәгънә кала соң?! Аллаһы Тәгалә дә бит Коръәндә: «Без сезне парлап яраттык», – дип әйтә. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ирләргә: «Хатыныгыз – ярты динегез», – ди. Ягъни ир-атның хатыны юк икән, димәк, аңарда ярты дин дә юк. Бу – шулай ук хатын-кызларга да кагыла.
Яучы – ул бик түземле кеше дә әле, кайчагында «ни өчен мин моның белән шөгыльләнәм» дип тә уйлыйсың, чөнки мөрәҗәгать итүчеләрнең таләпләре бик зур. «Менә шундый авырлыкта, буйда, шул кадәр кереме булырга тиеш, миңа мондый туры килми, миңа мондый кирәк», – дип, таләпләр куялар. Пар канатыңны мондый рәвештә сайламыйлар, сез бит базарда түгел. Әлбәттә, нинди кеше кирәк булуы турында ниндидер гомуми аңлау булырга тиеш, ләкин башта кеше белән күрешергә, аралашып карарга кирәк.
Ә ни өчен яучылык белән шөгыльләнү теләге туды?
Чирмешәндә яшәгән вакытта, ялгыз кешеләрне кавыштырырга ярдәм итүче татар хатыннары мине, җәмәгать эшлеклесе буларак, аларга ярдәм итәргә чакырдылар. Мин башта ризалашмадым: «Юк-юк, минем кечкенә балам бар», – дип әйтә килдем. Аннары без бергә эшли башладык, әмма соңыннан алар арасыннан кемдер күченде, кемдер чирләп китте, һәм мин оешмада үзем генә калдым. Аннары оешманы Минюстта теркәгәч, район башлыгы Яшьләр үзәгендә аерым бүлмә бирде. Без ЗАГС, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә эшләдек, чөнки гаилә институты җимерелү – ул глобаль проблема.
Казанга күченгәч, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән күрешкәннән соң, алардагы «Адәм белән Һава» оешмасын гаилә кору үзәге белән берләштердек.
Әлеге үзәк сезгә берәр нинди керем китерәме?
Беренче вакытларда без акча алмаган идек: Чирмешәндә дә, Казанда да башта алмадык, аннары кертем күләме 500 сум гына иде, хәзер бераз арттырдык. Чөнки бушлай эшләгәндә, бигрәк тә бу эштә, кешеләр бөтенләй тырышмыйлар: алар шалтыратуларга җавап бирмиләр, танышуны соңгы урынга куялар. Ә акча түләгән очракта, алар танышуга җитдирәк карый башлый. Шуңа күрә без оештыру кертеме ясадык, чөнки безгә очрашып йөрер өчен генә килүчеләр түгел, ә гаилә кору теләге һәм җитди ниятләре булган кешеләр кирәк.
Үзәктә ир-атлар белән хатын-кызларны таныштыру ничек оештырыла?
Безгә башта язылырга кирәк, аннан соң билгеле бер көнне килеп, алар анкета тутыралар, яучы-психолог белән әңгәмә узалар. Яучылык белән без – 2 кеше шөгыльләнәбез.
Алар үз теләкләрен сөйлиләр, без аларга ярдәм итәбез, «без җирдә яшибез, әйдәгез, күктән төшик» дип (көлә), чөнки кешеләр кайчак «очып китә». Һәм без урында алар өчен яраклы дип санаган берничә кандидатураны тәкъдим итәбез. Әгәр үзара симпатия барлыкка килә икән, без аларны таныштырабыз, әгәр дә юк икән, алга таба эзлибез. Аннары бездә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен ябык канал бар, сайланган кеше белән килеп чыкмаса, без кешене шул каналга өстибез. Бу процесс бит 1-2 тапкыр очрашканнан соң гына барып чыкмый: кемдер тиз таба, ә кемдер озак эзли. Һәм без бу каналга кандидатларыбызның, катнашучыларыбызның тасвирламасын җибәрәбез. Ошаткан кандидатлар турында алар безгә хәбәр итәләр, һәм, симпатия туган очракта, без аларны таныштырабыз.
Бер-берсен ошаткан кешеләрне сез алга таба «курировать» итмисез инде?
Әйе, без аларны алга таба алып бармыйбыз. Без элегрәк шулай эшләп карадык: шалтыраттык та, сораштык та, ләкин алар безгә берни эшләмәүдән килмиләр бит, алар мөнәсәбәтләр төзергә тырышып караганнар, әмма аларның килеп чыкмаган. Шуңа күрә, әгәр дә аларның нәрсәдер килеп чыкса, алар бу мәгълүматны таратмаска тырышалар һәм аңа бик сакчыл карыйлар. Аннан соң аларның килеп чыкмаса, алар безгә кире киләләр, ә килмиләр икән, димәк, барысы да яхшы.
Хәзерге вакытта күпме берләшкән пар бар?
Берләшкән парлар бар, Аллага шөкер, әмма без статистиканы алып бармыйбыз.
«Безнең максат – татар гаиләләрен булдыру, саклап калу»
Ничә яшьтәге ир-атлар белән һәм хатын-кызлар мөрәҗәгать итә?
19 яшьтән башлап 70-75 яшьтәгеләргә кадәр мөрәҗәгать итәләр, әмма күпчелеге – 30 яшьтәге кешеләр. Һәм мөрәҗәгать итүчеләр шулкадәр төрле: алар арасында өйләнеп аерылышканнар да, бер дә гаилә кормаучылар да бар. Кайберәүләр башта укыйлар, аннары карьера төзиләр, машина, йорт алалар һәм шуннан соң гына гаилә төзергә әзер булалар. Безгә килүчеләрнең барысы да – укыган, тәрбияле кешеләр, аларның эзләп йөрергә вакыты юк, шуңа күрә безгә киләләр.
Алардан булачак партнерлары турында нинди таләпләр ишетергә туры килә?
Егетләрдә дә, кызларда да таләпләр бик югары, мин моңа социаль челтәрләрдә күрсәтелүче идеаль тормыш сәбәпчедер, дип саныйм. Ләкин без аларга, иң беренче чиратта, үз кешеңне табарга кирәген аңлатырга тырышабыз. Хатын-кызлар үзенә ир генә түгел, ә киләчәк балаларына әти дә сайлый, шуңа күрә җаваплы кешене карарга кирәк. Шул ук әйбер тормыш иптәше эзләүче ир-атларга да кагыла.
Ә сезнең үзәккә төрле дин һәм милләт кешеләре килә аламы?
Безгә күпчелек очракта этник һәм дин тотучы мөселманнар килә. Берничә мәртәбә башка дин вәкилләре дә килгән иде, ләкин без мәчет каршында урнашкач, безгә күбрәк үзебезнекеләр килә. Безнең проект та бит татар гаиләләрен төзү, саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлтелгән, шуңа күрә безне татар гаиләләре кызыксындыра.
Белүемчә, сезнең үзәк таныштыру белән генә түгел, ә шулай ук аерылышырга теләүчеләр белән дә эшли.
Хәзер безгә аерылышу буенча мөрәҗәгать итмиләр, әмма, Чирмешендә эшләгән вакытта, теләк белдерүчеләр бар иде. Без ЗАГС белән бергә эшли идек: алар аерылышырга теләүчеләрне башта безгә консультациягә җибәрә, бездә эшләүче психологлар, дин белгечләре алар белән сөйләшеп, гаиләне сакларга тәкъдим итә иделәр.
Ләкин тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: кешеләр аерылышырга уйлыйлар икән, аларны туктатып булмый. Хәзерге вакытта без әлеге юнәлешне туктаттык һәм аны үстерү өстендә эшләмибез.
Мин үзем дә катлаулы һәм авыр аерылышу аша уздым һәм беркемнең дә мондый авырлыкларны кичерүен теләмим. Кемдер аңлап аерылыша, әмма күпчелек эмоцияләргә нигезләнеп кенә гаиләсен җимерә. Аерылышу нәтиҗәсендә хатын-кыз да, ир-ат та, балалар да җәрәхәт ала, һәм соңыннан ватылган кисәкләрдән үзеңне яңадан җыярга кирәк. Шуңа күрә гаиләне саклап була, «тотынырлык» әйбер бар икән, гаиләне сакларга кирәк.
Күпчелек очракта аерылышу сәбәбе буларак нәрсәне атый иделәр?
Беренчедән, хатын-кызлар хис-кичерешләргә бирелеп яки ирләрен акылга утырту өчен, аерылышу теләге белдерә. Әмма вакыт узгач, алар суыналар һәм гаиләне саклап булуын аңлыйлар.
Икенчедән, гаиләнең финанс ягы. Ихтыяҗлар арта бара, әмма ир-ат тырышмый һәм гаиләне тартмый, шуңа күрә хатын-кыз үзе эшли, тырыша һәм бергә яшәүнең мәгънәсен күрми башлый.
Өченчедән, хыянәт итү очраклары, әмма бу сәбәп сирәгрәк очрый.
«Гаиләдә мәхәббәт хисе юк икән, ул җимерелә башлый»
Сез бер тапшыруда диндә гаилә кыйммәтләре турында сөйләнеп торса да, аларның гына гаиләне саклап кала алмавын әйткән идегез. Ә нәрсә саклый ала гаиләне һәм нәрсә эшләнелергә тиеш?
Хәзерге чынбарлыкта, диннән һәм гореф-гадәтләрдән килүче гаилә кыйммәтләреннән тыш, тагын кайбер нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк. 14 еллык никах һәм аерылышу тәҗрибәсе нигезендә мин шуны әйтә алам: бәхетле гаилә төзү һәм аны саклау өчен, барыбыз да белгән бер хакыйкать – ул гаиләдә мәхәббәт хисе булу. Сүз кинәттән генә барлыкка килгән көчле хис, «эчтәге күбәләкләр» турында түгел, ә ир-ат һәм хатын-кызның бер-берсе янында җылылык һәм тынычлык хисе тоюы турында. Шул хис нигезендә әкертен генә гаилә төзелергә тиеш, әлбәттә, беренче вакытта ир белән хатын арасында каршылык та, аңлатып булмый торган хәлләр дә килеп чыга. Карьера төзү һәм уңышка ирешүгә караганда гаилә төзү күпкә авыррак һәм катлаулырак, төзегәч тә әле бәллүрне саклаган кебек сакларга кирәк аны.
Әгәрдә мәхәббәт хисе юк икән, сәбәп килеп чыктымы, барысы җимерелә башлый яки «гаиләне сакларга кирәк» дигән әйбергә генә кайтып кала, ләкин үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ул гына гаиләне саклап кала алмаячак.
Хәзерге вакытта хатын-кызлар ирләренә караганда алгырак планга чыгалар (үзләренең бизнесларын төзиләр, эштә җитәкче вазыйфаларын башкаралар һ.б.), һәм бу – гаиләдә барлыкка килүче проблемаларның сәбәпчесе булып тора. Хатын-кызга әлеге хәлне ничек дөрес итеп хәл итәргә?
Әгәр дә хатын-кызның игътибары гаиләдән карьерасына күчә икән, гаиләдә проблемалар башлана, чөнки идеаль очракта хатын-кызның игътибары гаиләгә юнәлтелгән булырга тиеш, ә эш – ул инде аның ялы. Әмма хатын-кыз үз эшенә нык бирелгәч, ир-ат хатын-кызны яклау, саклау һәм тәэмин итү кирәклеген тоймый. Ир-атлар: «Хатын шактый зур күләмдә акча эшләгәч, миңа күп керем кертү нигә кирәк соң», – дигән сорау куя башлыйлар.
Аллаһы Тәгалә ирне хатыныннан өстенрәк иткән, шуңа аның җаваплыгы да зуррак, әмма хатыны иренең урынын ала башлагач, ул аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган хисләренә кагыла. Шуңа күрә хатын-кызга тыныч кына үз юнәлешендә үсеп, максатларына ирешеп, фокусны гаиләдә калдырырга кирәк. Без эштә көчле һәм бәйсез була алабыз, әмма өйгә кайткач, эштә кем генә булуыбызга карамастан, барлык регалияләрне дә үзебезнең өстебездән төшерергә тиешбез.
«Иң кискен мизгелләрдә мин һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таяна идем...»
Сезнең үзегез белән дә якыннанрак танышасы килә. Белүемчә, сез 16 яшьтә кияүгә чыккансыз...
Мин балачакта һәрвакыт үз гаиләмне төзергә теләдем, һәм әзер идем моңа. Ул чакта ирем (хәзерге вакытта элеккеге ирем инде) янына дәресләргә йөри идем, ул аралашырга тәкъдим итә башлады. Башта мин озак вакыт дәвамында ризалашмадым, ә соңрак аралашып карарга булдым. Без озак йөрмәдек, ул да бик җитди иде, тиздән өйләнештек тә.
Ирем дин әһеле иде, мин дә, кияүгә чыкканчы ук, 14 яшемнән мәдрәсәдә балаларны укыттым, безнең эшчәнлегебез уртак иде. Без Чирмешәндә, 4 ел эшләп, динне күтәрүгә өлеш керттек, аннары безне Себергә Кемерово өлкәсенә чакырдылар. Анда динне, татар телен һәм мәдәниятен күтәрү өстендә эшләдек: Новокузнецк шәһәрендә беренче Сабантуй оештырдык, татар үзәген ачтык, балалар һәм зурлар ансамбльләрен оештырдык.
Анда руслашкан татарлар яши, һәм аларны болай гына дингә өндәү кыен иде, ә татар үзаңы ул дин белән бәйле, шундый милли чаралар аша алар дингә дә тартыла башладылар. Безнең өчен мөселманнарның һәм татарларның абруен күтәрү мөһим иде, чөнки кайберәүләрнең «татарлар – кара халык» кебек ассоциацияләре бар иде. Безгә татарларның бик ихтирамлы, белемле һәм интеллигент халык булуын күрсәтергә кирәк иде. Аллаһка шөкер, без андагы халыкта татарлар турындагы фикерне үзгәртә һәм исламны бөтен матурлыгы белән күрсәтә алдык, дип саныйм. Мин ул эшне рәхәтләнеп башкардым, анда минем канатларым ачылды, һәм Себердәге хезмәтем, мин башкарган эшләр арасында, иң әһәмиятлесе.
Ә ни өчен кире кайтарга булдыгыз?
Атна дәвамында эшлисең дә, атна ахырында әти-әни, туганнар белән күрешәсе килә, ә алар барысы да Татарстанда калды. Шуңа күрә Казанга кайттык, Чирмешәндә яңа салынган «Мөшбикә» мәчетендә эшли башладык.
Соңгы еллар эчендә сез бик зур үзгәреш кичергәнсез һәм үскәнсез. Этикет һәм нәфислек буенча эксперт буларак та хатын-кызларга үз хыялындагы шәхес булу өчен нинди киңәш бирер идегез?
Һәрбер хатын-кызга, иң беренче чиратта, йөрәге кушканны тыңларга кирәк. Хатын-кыз логик исәпләүләр белән нәрсәдер уйлый икән, гомумән берни дә барып чыкмый, һәм бәхет хисе дә каядыр китә. Шул ук хәл тормыш иптәшен сайлауга да кагыла: акыл белән дә, гормоннар белән дә түгел, йөрәк белән сайларга кирәк.
Мөселман хатын-кызы булу – ул намаз уку белән яулык бәйләүгә генә кайтып калмый, иң беренчесе һәм мөһиме – ул Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләр төзү. Безгә Аллаһы Тәгалә алып барган юл белән барырга һәм, тормышыбызда, эштә, якыннарыбыз белән нәрсә булуга карамастан, аңа ышанырга өйрәнергә кирәк. Үзеңә, иреңә яки башкаларга ышану – ул глобаль хата, һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таянырга кирәк, һәм барысы да син теләгәнчә килеп чыгачак. Хатын-кыз үз теләкләрен чикләргә тиеш түгел.
Миңа үз тормышымда шулкадәр күп сынаулар аша узарга туры килде, аларны һәркем күтәрә дә алмас иде, әмма иң кискен мизгелләрдә мин һәрвакыт: «Раббым, мин сиңа ышанам, мин әлеге вакыйганың миңа файдага, мине көчлерәк итү өчен җибәрелүен аңлыйм», – дип әйтә идем. Һәм барысы да нәкъ шулай килеп чыкты да. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә ышанырга һәм һәрвакыт хатын-кыз булып калырга кирәк, чиктән чиккә китәргә кирәкми.
Татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренә карагыз: Мөхлисә Бубый, Сара Шакулова, Зөһрә Гаспринская һәм башкалар. Алар нинди матур: бизәнү әйберләре дә такканнар, тән төзелешен күрсәтеп тормый торган, ләкин аларның нәфислеген билгеләүче күлмәкләр дә кигәннәр. Алардан үрнәк алырга кирәк!
«Гаилә кору үзәген авыр булса да ташламадым, Аллаһы Тәгалә мине анда тормыш иптәшемне очрату өчен тоткандыр»
Сез гаилә кору үзәгенә зур өметләр баглыйсыз. Үзәкнең киләчәге нинди булыр дип уйлыйсыз?
Мин гаилә кору үзәкләренең һәр районда һәм һәр төбәктә булуын теләр идем. Шулай ук үзәккә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелсен иде, чөнки безгә бик тә дәүләт ярдәме җитми. Без, хезмәткәрләргә минималь хезмәт хакы булса да түләү өчен, оештыру кертеме ясадык. Кеше акчасыз эшләми, ә гаилә кору үзәгендә эш бик күп, аны үстерү өчен көч сарыф итәргә кирәк.
Шулай ук мин кешеләр өчен гаилә кору үзәгенә килеп, анда үзләренә тормыш иптәшен табу нормага әверелүен телим.
Интервьюны сезнең тәҗрибәдә булган берәр мәхәббәт тарихы белән төгәллисе килә...
Башкаларның тарихын сөйли алмыйм, чөнки без аларның шәхси мәгълүматларын таратмау турындагы ризалыкка кул куябыз. Әмма мин үзем янәдән кияүгә чыктым, шуңа күрә үземнең тарихымны сөйли алам.
Мин гаилә кору үзәгендә хатын-кызларны да, ир-атларны да кабул итәм. Алдагы көнне «Син һәм Мин» дигән танышу кичәсе уздырганнан соң, арыган килеш, язылучыларны кабул итә башладым. Ул көнне бер ир-ат килде. Мин аңа «шундый әйбәт хатын-кыз бар» дип, кандидатураны тәкъдим итеп, аны очрашуга җибәрдем. Ләкин 1-2 атнадан соң ул яңадан килеп җитте, мин аны тагын очрашуга җибәрдем.
Ә аның икенче тапкыр килүенең сәбәбе мине охшатуда була. Мин аңа хатын-кызларның кандидатураларын тәкъдим итәм, ә ул утыра да утыра, үзенең тормышы турында сөйли, хәтта билгеләнгән вакыты да чыгып китте.
Мин яраткан конфетларны да тотып килгән иде. Соңыннан мин статуска: «Менә безнең клиентлар нинди юмарт, күчтәнәчләр белән килә», – дип язып куйдым. Шул статустан соң ул мине чәйгә чакырды, әмма мин башка эшләр белән бик мәшгуль булып һәм мөнәсәбәтләр турында уйламагач, аны яңадан очрашуга җибәрдем. Ул барды һәм кабат миңа язырга тотынды, шуннан соң мин инде очрашырга ризалаштым. Менә шулай әкертен-әкертен генә без гаилә төзедек.
Мин сүзне шуңа алып барам: үз кешемне табу өчен, миңа җәмгыятькә, кешеләргә ким дигәндә 3 ел хезмәт итәргә, кешеләргә үз кешесен табарга һәм үз-үзләрен аңларга ярдәм итәргә туры килде. Тормышта шундый бер кагыйдә бар: үзең өчен берәр нәрсә теләсәң, башта аны башка берәү өчен эшлә, аннары Аллаһы Тәгалә сиңа үзеңнекен бирер. Минем шулкадәр күп тапкырлар кулларым төште, ләкин мин барыбер гаилә кору үзәген ташламадым. Аллаһы Тәгалә мине гаилә кору үзәгендә үземнең парымны, тормыш иптәшемне очрату өчен тоткандыр инде...
Свежие комментарии