На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Башкорт хуҗабикәсе»нең тормыш иптәше Альберт нигә хатынының беренче ирен эзли?

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың тормыш иптәше Альберт хатынының беренче ирен «эзли». Шаян видеоны блогер үзенең сәхифәсенә куйды.

Анда ул кызы һәм иренең беренче никахыннан туган кызы белән җырлый-җырлый бии. Алар видеода төшәргә Альбертны да мәҗбүр иткәннәр. Ә гаилә башлыгына бу кадрлар өчен шактый уңайсыз булуы күренеп тора.

Шуңа да бу видео астында Альберт исеменнән: «Хатынымның беренче ирен эзлим. Ул аннан ничек котылды икән, шуны белергә телим. Элемтәгә чык, зинһар», – дип, шаяртып язганнар.

«Башкорт хуҗабикәсе» үзенең блогында гаилә тормышын һәм көнкүрешен күрсәтеп танылды. Элегрәк аның видеоларында тормыш иптәше бөтенләй төшми иде. Соңгы елларда Альберт хатынына теләктәшлек белдерә. Аны Миләүшәнең клипларында да күрергә мөмкин.

Пар бер кыз тәрбияли. Альбертның беренче никахыннан туган кызы Аделина да әтисенең гаиләсендә көтеп алынган кунак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх