На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Балтачта, ярдәм итәргә туктап, вәхшиләрчә кыйналган табиб ни хәлдә?

Балтач районында юл читендә әйләнеп капланган машинаны күреп, ярдәм итәргә туктаганнан соң вәхшиләрчә кыйналган Аяз Мәҗитовны больницадан өенә чыгарганнар. Ул дәвалануын өйдә дәвам итәчәк. Бу хакта «ТНВ» хәбәр итә.

Кыйналганнан соң Аязның баш мие селкенгән, тәнендә бик күп кара янган эзләр калган. Җинаятьчеләр аны кыйнап кына калмый, үтерү белән яныйлар: «Пистолет төбәделәр, үтерәм дип куркыттылар», – дип сөйли ул видеода.

Һөҗүм нәтиҗәсендә «хулиганлык» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Әлегә һөҗүм итүчеләрнең дүртесе генә тоткарланганнар, алар 18-21 яшьтә, барысы да Балтач районыннан. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә, җинаятьчеләрнең берничәсе тоткарланмаган.

  • Балтач районы табибы Аяз Мәҗитов белән аяныч хәл 11 май көнне булды. Ир-ат үз машинасында барганда, юл кырыенда ауган автомобильне күреп, туктый. Ярдәм күрсәткәндә аның үзенә һөҗүм итәләр. Имгәнгән табибның машинасындагы видеорегистратор әлеге хәлне төшереп тора. Регистратордагы кадрларыннан күренгәнчә, аны бер төркем яшьләр кыйный. Соңыннан әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралып зур шау-шу уятты.

Ссылка на первоисточник
наверх