На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Идәндәге мәетенә песи баласы сыенган»: Регинаны туган көне алдыннан яңа танышы үтергән

newsbash.ru Уфада булган фаҗига турында яза. 36 яшьлек Регина А., туган көненә бер көн кала яңа танышын – 33 яшьлек Марсельне чакыра. Лифттагы видеога аларның көлешә-көлешә фатирга кереп барганнары эләгә: алар урамда тапкан песи баласын да үзләре белән алган булалар.

Берничә сәгать узуга Марсель үзе генә чыгып китә.

Ул нервланып тарта, башына ябыша. Бу видеоны соңрак эзләп табалар билгеле. Туган көнендә Регина җавап бирмәгәч, кызның әти-әнисе аны эзли башлый. Фатирына килгәч, шаккаталар: идәндә кызларының мәете ята, ә мәеткә песи баласы сыенган булган.

Камера язмалары буенча Марсельне тиз табалар. Ул Уфа читендәге бер бистәдә качып эчеп яткан. Ул үтерүен таный. Марсель әйтүенчә, Регина аның әнисе турында начар сүз әйткән. Ир ярсып китә һәм кызга кадый. Регина качып котылмакчы була, әмма Марсель аны куып җитә һәм буып үтерә.

Марсель кулга алынган. Регина гаиләдә бердәнбер бала була. Әти-әнисе үтерүчедән мораль зыян өчен компенсация түләтергә тели.

 

Ссылка на первоисточник
наверх