Белгород губернаторы Вячеслав Гладков өлкәне утка тоту турында хәбәр итте. Губернатор хәбәрендә 1 кешенең һәлак булуы, 7 кешенең яралануы билгеле булса, ШОТ каналы соңрак 2 кешенең һәлак булуы, яраланучыларның 14 булуын хәбәр итә.
Шәһәрдә күп катлы йортка, бизнесменнарның биналарына һәм балалар бакчасына снаряд тигән.
Бер снаряд җиңел автомобильгә тигән, андагы бер кеше һәлак булган. Шәһәр янындагы Дубовое бистәсендә ике шәхси йортка ут капкан, шулай ук «Сити Молл» сәүдә үзәге янында янгын чыккан.
Свежие комментарии