На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында иртәнге намаздан соң кыла торган дога турында аңлатты.

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

Өмме Сәләмә радыяллаһу ганһә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иртәнге намазны укып сәлам бирү сүзләрен (әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ дип) әйткәннән соң, болай дигәнен риваять иткән:

Укылышы: «Аллааһүммә иннии әсьәлүкә гыйльмән нәәфиган вә ризкан таййибән вә гамәлән мутәкаббәлән».

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, мин Синнән файда китерә торган гыйлем, хәерле ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыйм». (Ибне Мәҗе)

Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббым тынычлык, саулык-сәламәтлек насыйп итеп, безләрне иман байлыгы белән зиннәтләсә иде!

дип яза хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх