На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Егетләр ничек чыдап утырыр икән»: Эльмира Сөләйманова яшь чагында төшерелгән видео

Эльмира Сөләйманованың әле сәхнәгә аяк кына баскан елларындагы видеоязмасы чыкты. Җырчы алып баручы Ирек Зариповның иҗат кичәсендә катнашкан. Күбәләктәй ап-ак күлмәк кигән җырчыны «Егетләр ничек чыдап утырырлар икән, әзер кәләш чыга», – дип, матур итеп чакырып чыгара алып баручы.

Репертуарының 80 процентын диярлек моңлы җырлар алып торган Эльмира яшь вакытында ук cагышлы җырларга тартылган.

Ул концертта Азат Тимершәех репертуарыннан «Бер елганың ике ярында» җырын башкара.

«Эх, Эльмира балакай, моңлы сандугач идең. Тере тавыш белән җырлый идең бит. Бик юксынабыз… Урының җәннәт түрләрендә булсын»;

«Авылдашым, моңлы сандугачыбыз Эльмира бигрәкләр дә җәл шул. Кыска гомерле булды. Бу язмасын күргәнем юк иде әлегәчә. Әнисе белән балалары ничекләр чыдый икән бу кайгыга»;

«Эльмира балам, баштан ук моңлы жырлар белән башлаган идең шул», – дип язалар видеоролик янында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх