На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Салават Фәтхетдинов Төмәндәге концертында Россия Героеның гозерен үтәгән

Татарстанның һәм Башкортстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов 8нче март көнне Төмәндәге концертында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның гозерен үтәгән.

Әлеге видеоны «Интертат» хәбәрчесенә Рөстәм Сәйфуллин җибәрде.

«Хөрмәтле тамашачылар, минем бер вазифам бар. Ни өчен чыккач та, сезне бу бәйрәм (Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – «Интертат») белән котламадым, чөнки шушы вакытны көттем.

..» – дип мөрәҗәгать итә җырчы тамашачыларга.

«Төмән өлкәсе Вагай районында туып үскән дустым бар – Россия Герое Рөстәм (Рөстәм Сәйфуллин – «Интертат»). Без аның белән Мәскәүдә очрашуда булдык, Татарстанда очраштык. Аңа карап, татар булганыңа горурланып яшисең. Андагы гайрәт, ихтыяр көче! Мин шаккаттым ул кешегә. Без дуслаштык.

«Рөстәм энем, мин Төмәндә, киләсеңме», – дип шалтыраттым. «Белмәдем, эш буенча тыгыз идем. Төмәннән читтәррәк шул мин, җитешә алмам. Минем исемнән Төмән хатын-кызларын – якташларның барысын да: кызларны, әбиләрне, бәбиләрне котла әле», – дип гозер әйтте. Чыннан да, аның эшләре бик җитди. Рөстәм котлый бу бәйрәм белән, без дә кушылабыз.

3 нче мартта Рөстәмнең туган көне булды. Әйдәгез, кемнәр Рөстәмне белә, бу җыр аңа багышлансын әле», – дип Салават Фәтхетдинов «Туган көн» җырын башкарган.

  • «Интертат» махсус хәрби операциядә җитди яраланып, Россия Герое исемен алган Рөстәм Сәйфуллин белән 2022 елда интервью эшләгән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх