На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...

Фирдүс Тямаевка «селкенә» торган бүләк биргәннәр, алгач кул юарга да туры килгән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертлары вакытында тере бүләк алып килгәннәр.

«Бу бүләкне тапшыру өчен без сезне ел буе көттек. Анда сюрприз», - ди җырчының тамашачысы, сәхнә уртасына кызыл тасма белән бәйләнгән тартма чыгарып куеп. Тямаев тартманы башта тотып, колакларын куеп, тыңлап карый.

«Селкенә бу, җәмәгать», - дигән була. Шуннан соң тартманы ачып, тере каз тартып чыгара.

Ләкин бичара каз, әллә куркуыннан, әллә болай, тартмага йомышын йомышлап өлгергән икән. Фирдүскә кулын сөртергә салфетка эзләп тә йөгерергә туры килә.

Кемне кызганыйк икән, казнымы, Фирдүснеме?

Сүз уңаеннан,Тямаевка тере җан ияләрен беренче генә бүләк итүләре түгел инде. Аңа яңа гына чыккан чебиләр дә, сарык бәтие дә, куян да алып килгәннәре булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх