На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Малларга азык җыярга килгән әбине авылдашлары күз алдында тигр ботарлап ташлаган

Һиндстандагы бер авылда өлкән яшьтәге хатын-кызны тигр ботарлап ташлаган. Моны авыл халкы күреп торган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

18 декабрьдә әби авылдашлары белән урманга килә. Фаҗига Найнитал районында була.

60 яшьлек Тусли Деви башка авылдашлары белән бергә малларга азык җыя. Алар Корбетт милли паркында була.

Шунда бу хатынга тигр һөҗүм итә. Башка хатыннар ярдәм чакырыр өчен авылга чаба.

Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре әбинең калдыкларын һөҗүм булган урыннан 500 метр ераклыкта таба. Авылдашлар исә протест белдереп, шоссега аркылы чыга. Аларның сүзләренчә, парк администрациясе сафари зонасын киңәйткән, хәзер кешеләргә ерткычлар еш очрый башлаган.

Хакимият вәкилләре исә авыл халкын 2 сәгать тынычландырган. Аларның таләпләрен исәпкә алырга вәгъдә биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх