Тверь өлкәсендә коточкыч авариядә 2 кеше үлгән, 2 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Якынча белешмә буенча, 21 майда Кимр районында BMW машинасы каршы якка чыга һәм Hyundai белән бәрелешә.
«Авариядә BMW йөртүчесе һәм пассажир кыз бала (2020 елда туган) урында ук һәлак була», диелә хәбәрдә.
Hyundai машинасындагы 2 пассажир имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр.
Свежие комментарии