На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрнең яңа раунды Ватиканда булырга мөмкин - РИА

Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрнең яңа раунды Ватиканда июньдә узарга мөмкин. Бу турыда Wall Street Journal газетасыга сылтама белән РИА Новости яза.

Басманың үз чыганаклары белешмәсе буенча, АКШ президенты Дональд Трамп узган якшәмбедә Европа лидерлары белән сөйләшкән. Ул бу сөйләшүләргә дәүләт секретаре Марк Рубионы һәм махсус илче Кит Келлогны җибәрергә мөмкин булуын әйткән.

«Ватиканда сөйләшүләр, көтелгәнчә, июнь уртасында башланачак», – дип хәбәр иткән басма.

Моңа кадәр Рим папасы Лев XIV Италия премьер-министры Джорджея Мелони белән сөйләшкәндә Ватиканның Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрне кабул итәргә әзер булуын раслаган.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Ватикан тәкъдимен шәрехләгән. Ул Россия һәм Украина арасында киләчәктә сөйләшүләрнең урыны турында карар кабул ителмәвен әйткән, диелә хәбәрдә.

  • Россия һәм Украина якын арада «1000гә 1000» форматында әсирләр алмашачак, дип язган идек.
Ссылка на первоисточник
наверх