На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Сабантуйлар вакытында акча үзләштерүдә шикләнелгән түрәгә суд булды

Сабантуйлар вакытында акча җыюда шикләнелгән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесен ай ярымга кулга алдылар.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елдан 2021 елга кадәр Рөстәм Ильясов Мөслимдә бәйрәмнәрдә палаткалар урнаштырган эшмәкәрләрдән акча җыйган һәм 41 мең сум акча үзләштергән, дип яза «Маш иптәш» каналы.

Ул шулай ук 1 миллион сумлык төзелеш материаллары рәвешендә ришвәт алган һәм хатынының азык-төлек кибетен ремонтлаткан. Бу эштә аңа «Строймус» конторасы ярдәм иткән (директоры — Рәсим Шириев).

Ильясовны 20 ноябрьдә тоткарладылар. Ике көннән җибәрделәр. Бүген суд яңа карар чыгарды.

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе (ОБЭП) хезмәткәрләре аның янына узган шимбә иртәнге алтыда килгән. Ильясов каядыр китмәкче булган, ләкин идарә хезмәткәрләренә ул иптәше белән районда йөрергә чыгарга җыенуын әйткән. Каршылык күрсәткән, сәламәтлегенә зарланган. Аны Актаныш үзәк хастаханәсенә, аннары Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып барганнар.

Бүгенге суд утырышында ул үз гаебен танымаган, 3 нче группа инвалид булуын, астма һәм аллергик ринит белән авыруын әйткән. Өй аресты рәвешендә генә чикләү чарасы сораган. Суд Рөстәм Ильясовны 20 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәрергә дигән карар чыгарды.

Ссылка на первоисточник
наверх