Башар Асад «Сирия конфликты» катнашучылары белән сөйләшүдән соң Президент вазифасыннан һәм Сириядән китте. Башар Асад гаиләсе белән Мәскәүгә килгән, Россия аңа яшеренү урыны биргән. Бу хакта Кремльдәге чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә дип яза Baza Телеграм-каналы.
Россия Тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башар Асад хакимиятне тыныч юл белән тапшырырга кушкан.
Россия сөйләшүләрдә катнашмаган. Сириядәге Россия базаларындагы хәрбиләр югары хәрби әзерлектә, аларның иминлегенә куркыныч янамый.Баштарак Германиянең Bild һәм Американың Bloomberg басмалары хәбәр иткәнчә, Башар Асад Сириядәге хакимиятне тапшыру турында баш күтәрүчеләр белән сөйләшергә тырышып караган һәм хәрби хәрәкәтләрне туктатуда Америкадан ярдәм сораган.
Bild хәбәр иткәнчә, Асад Катарда баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр алып барган. Басма әңгәмәдәше әйткәнчә, Асад 7 декабрьдә отставкага бирергә һәм Россиягә китәргә тиеш була, шуннан соң хәрби хәрәкәтләрне туктату планлаштырылган була. Хакимият күчеш чоры хөкүмәтенә, шуннан соң баш күтәрүчеләргә тапшырылырга тиеш була.
Bild язганча, төп сәяси көч Дамаскка һөҗүм итү белән җитәкчелек иткән «Хәйят Тахрир аш-Шам» төркеме түгел, ә Төркия хуплаган «Сирия милли армиясе» булырга тиеш иде. Әмма нәтиҗәдә, бу план билгесез сәбәпләр аркасында тормышка ашырылмый калды.
Bloomberg язганча, Асад Дамасканы яулап алыр алдыннан АКШтан ярдәм сораган булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, Сирия президенты Берләшкән Гарәб Әмирлекләре аркылы Дональд Трампка килешү төзү тәкъдиме белән чыккан, бу килешү нигезендә илнең бер өлеше аның контролендә калырга тиеш була.
Шулай ук Асад хәрби хәрәкәтләрне туктатуда көнбатыш ярдәменә алмашка, Иран хуплый торган хәрбиләштерелгән төркемнәр белән, аерым алганда «Хезболла» белән теләсә нинди хезмәттәшлекне туктатырга әзер булуын да белдергән була.Bloomberg мәгълүматлары буенча, Асад үзенең югарыдагы түрәсе аркылы Венгрия премьер-министры Виктор Орбан белән дә сөйләшүләр алып барган. Асад сүзләренчә, исламистлар яулап алган очракта, Сириядәге аз санлы христианнарга куркыныч яный.
Свежие комментарии