На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Айсылу Габдинованың якын кешесе вафат булган

Җырчы Айсылу Габдинованың якын кешесе – нәнәе вафат булган.

«Нәнәй китеп барды... Дөнья тоткабыз, киңәшчем, сердәшчем, аңа шалтыратсаң шундый рәхәт булып китә иде. Бала табар алдыннан да, шалтыраткан иң соңгы кешем ул иде.

Шундый бушлык эчтә, аңлатып бетерерлек түгел. Бик якын идең миңа, нәнәем. 90га якын балага дөньяга килергә булышкан легендар Зоя апа.

Тыныч йокла!» – дип кайгысы белән бүлешкән җырчы.

Айсылу Габдинованың иҗатташ һәм виртуаль дуслары кайгы уртаклашу сүзләре язган.

Җырчы аның белән төшерелгән матур видео белән уртаклашкан. Анда ул нәнәенең ни өчен Зоя исемле булуы турындагы сорауга җавап бирә.

«Менә шушы нәнәебезгә 81нче яшь. Барыбыздан да акыллырак, бөтенебезнең акылын бергә җыйган, кирәкле киңәшләрен биреп торучы, юатучы кешебез. Исеме генә Зоя. Ник андый исем?», – дип сорый җырчы.

«Әти сельсоветка баргач сайланган исемне оныткан. Анда утыручы хатын рус милләтеннән булган, шуңа шулай булгандыр инде. Мулла үзгәртик дигән иде, Зоя авылга берәү генә, килешеп тора диделәр», – дип сөйли нәнәе.

Оныгы ни өчен бу һөнәрне сайлавы белән дә кызыксына.

«Үзем дә белмим. 10 сыйныфтан соң бер дустыма ияреп киттем. Нишләп киткәнмендер, кая барганымны да белмәдем. Эшли башлагач кызыксынып киттем», – дип сөйли җырчының нәнәе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх