На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

Зөлфәт Зиннуров чүплектә казынырга мәҗбүр булган

Татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров балалар хакына чүплектә казынырга мәҗбүр булган. Һәм бу – аның өчен беренче тапкыр түгел…

«Беләсезме мин кая? Чүплектә. Бу балалар белән утка да, суга да, чүплеккә дә керәсең. Балалар аркасында чүплектә казынырга мәҗбүр буласың.

Зифа (икенче кызы) тешенә куя торган пластинканы салфеткага төреп өстәлдә калдырган да, аны кем күрсен инде, чүпкә атканнар. Тулы бер чүп савытын актарып бетердем, перчатка киеп. Менә бу – мәктәп, мәктәбе ярар инде. Ә монысы «ТНВ»! Мин анда эшләгән идем, мине танысалар инде… Нәрсә дип әйтим: «Сәлам, хезмәттәшләр».

«Ник кичә карамадың соң?» – диярсез. Бала бит әйтми. Ул исенә төшкәч, ашханәгә төшеп караган, тапмаган. Ләкин анасыннан куркып, кайткач, кич кенә әйтте.

Бу инде икенче очрак, беренчесе Зәлия (олы кызы) кечерәк вакытта булган иде. Бер кафеда утырдык, шунда өстәлдә калдырып киткән. Өйгә кайтып җиттек, исләренә төште. Киттем шул кафега, чүплекләрен актардым, таптым. Рәхим (улы) үсеп килә, ул кайсы чүплекләргә җибәрер инде. Аллаһка шөкер, табылды тагын!» – дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә

 

Ссылка на первоисточник
наверх