На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Концертка килү өчен хоккейны калдырган апа Алмаз Мирзаяновның колагын борган

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның концертына хоккей карарга яратучы Гөлсем апа килгән. Концерт һәм хоккей матчы бер көнгә туры килгән, ә апа концертка килгән. Хоккейны калдырырга туры килгәнгә җырчының колагын борган.

«Хоккейдан калдым, концерт карарга килеп», – ди дә апа, Алмаз Мирзаяновны ике колагыннан эләктереп ала.

«Борчылып утырам хәзер», – ди. Апаның күңеле тыныч булсын өчен, залдан тамашачы хоккейдагы исәпне дә әйтә. Гөлсем апа, берәр нәрсә ошамаса, җырчыларга «сабак» бирә белә. Күзен йомып җырлаган өчен Руслан Кираметдиновка да эләккән булган. «Русланның сакалын тоттым», – ди ул.

Гөлсем апа залдагы бөтен тамашачының күңелен күтәрә. «Әнинең дә ике колакны бергә борганы юк», – дип елмая Алмаз Мирзаянов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх