Сират күперен кичеп чыгуда ярдәм итә торган 5 гамәл бар. Бу хакта «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Менә алар:
«Әл-Кәһф/Мәгарә» сүрәсен уку. «Җомгага каршы кичтә «Әл-Кәһф/Мәгарә» сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр» (Әл-Бәйһакый).
Агарган чәчләр. «Агарган чәчләрне йолкымагыз.
Дөреслектә, ул – Кыямәт көнендә яктылык» (Әбү Давыд).Намаз һәм садака. «Намаз – ул нур, садака – ул дәлил, ә сабырлык – ул яктылык». Намаз һәм садаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торыр.
Кешеләргә ярдәм итү. «Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын «аяклар тая торган көндә» ныгытыр (Әт-Тәбарани).
«Әд-Доха намазы». «Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча садака бирү тиешле. Әмма бу садаканы иртән укыла торган нәфел намазы «Әд-Доха алыштыра» (Имам Әбү Давыд, Мөслим).
Свежие комментарии