На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Сират күперен узарга булышачак 5 гамәл – нәрсәләр?

Сират күперен кичеп чыгуда ярдәм итә торган 5 гамәл бар. Бу хакта «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Менә алар:

«Әл-Кәһф/Мәгарә» сүрәсен уку. «Җомгага каршы кичтә «Әл-Кәһф/Мәгарә» сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр» (Әл-Бәйһакый).

Агарган чәчләр. «Агарган чәчләрне йолкымагыз.

Дөреслектә, ул – Кыямәт көнендә яктылык» (Әбү Давыд).

Намаз һәм садака. «Намаз – ул нур, садака – ул дәлил, ә сабырлык – ул яктылык». Намаз һәм садаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торыр.

Кешеләргә ярдәм итү. «Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын «аяклар тая торган көндә» ныгытыр (Әт-Тәбарани).

«Әд-Доха намазы». «Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча садака бирү тиешле. Әмма бу садаканы иртән укыла торган нәфел намазы «Әд-Доха алыштыра» (Имам Әбү Давыд, Мөслим).

Ссылка на первоисточник
наверх