На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Расүлебез еш кабатлаган сүзләр

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Расүлебез еш кабатлаган сүзләрне искәртте.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм», – дигән. (имам Әл-Бохари)

Икенче хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр», – дип әйткән.

(имам Әбү Давыд)

Истигъфар сүзләре:

Укылышы: «Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм».

Мәгънәсе: «Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм».

Җомга көне мөбарәк булсын! Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде, дип яза хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх