На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Башкортстан блогеры әтәч белән биегәнен күрсәтте

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин йорт хайваннары белән видеолар төшереп танылды, ул авылдан күптән киткән һәм кала тормышы белән яшәүчеләрнең сагынуын баса, яшьлекләрен искә төшерә. Видеоларга күпсанлы «рәхмәт»ләр җыя.

Хайван җанлы блогер йорт хайваннарының үлемен нык авыр кичерә, ташлап калдырылган этләрне һәм мәчеләрне йортына алып кайта, аларны дәвалый, кайгырта.

Аның язылучылары, кайгыртучан булуын күреп, аналары имезмәгән сарык бәрәннәрен һәм кәҗә бәтиен аңа тәкъдим итәләр, блогер аларны машинасы белән барып ала һәм шешәдән сөт эчертеп үстерә.

Бу юлы блогер усал әтәч белән видео төшергән. Күпләр комментарийда өсләренә әтәч сикергәнгә куркып калулары турында яза. Айдар әтәч сикерүеннән курыкмый, ә киресенчә, ул аннан кызык ясаган.

Башкортстан блогеры авылга яз килүен кызык итеп күрсәтте

Башкортстан блогеры, «тәти егет» булып киенеп, тирес түгәргә чыккан

 

Ссылка на первоисточник
наверх