На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Кешегә әйтергә ярамый торган шәхси мәгълүмат исемлеге

Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, шәхси финанс мәгълүматларын, аутентификация кодларын, шәхси мәгълүмат һәм документларны чит кешеләргә бирмәү хәерле. Бу турыда РИА Новости яза.

Эчке эшләр министрлыгы белегечләре шул хакта аңлаткан.

«Шәхси мәгълүматны азрак ачкан саен, сезне алдау кыенрак була. Хәтта бер гади генә җавап та мошенниклык чылбырын ачуга китерергә мөмкин», – дигәннәр ведомствода.

Белгечләр түбәндәге мәгълүматны чит кешеләргә әйтергә ярамавын искәртә:

  • карта номеры,
  • картаның гамәлдә булу вакыты,
  • CVC/CVV-код,
  • интернет-банк логиннары һәм парольләр,
  • SMS-кодлар,
  • пуш-хәбәрләр,
  • паспорт белешмәсе,
  • ИНН, СНИЛС,
  • документ фотолары,
  • SMS та килә торган бер тапкырлык парольләр,
  • push-кодлар,
  • раслый торган QR-кодлар,
  • туганнарның адресы һәм номерлары,
  • сәяхәт маршруты,
  • реаль вакытта урыныгыз,
  • исем, туган көн һәм телефон номерын бергә,

Эчке эшләр министрлыгы искәртә: банк, полиция һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәрләре беркайчан да телефон яки чат аша паспорт мәгълүматы һәм кодлар сорамый.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх