На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Язмыш Фираяга карата гадел булды, дип уйлый Фәнилә. Фирая 22 яшендә кияүгә чыкты, кыз бала тапты, әмма, 30га җитеп килгәндә, Фираяның иренә хыянәт итүе ачыкланды. Шуннан соң ачуы чыккан, рәнҗегән ире аннан аерылды һәм, 8 яшьлек кызын үзе белән алып, туган шәһәренә – Ташкентка кайтып китте. Фирая кызы белән элемтәне югалтты, ә иренең туганнары кызны әнисенә каршы котыртты.
Аның начар әни булуына кызны тәмам ышандырдылар, мондый азгын хатын баласы белән аралышырга хокуклы түгел, диделәр.

Шуннан соң Фирая башка кияүгә чыкмады, башка балалары да булмады. 45 яше тулгач, хатынны машина бәрдерде, шуннан соң ярты ел хастаханәдә ятты, аннан инвалид булып чыкты ул. Авариядән соң Фирая авыр йөри, уң кулы эшләми башлады, ә инде эшкә чыгу турында сүз дә була алмый. Фирая 17 елдан артык гомерен ялгызлыкта уздырды.

Фәнилә мондый хәлгә юлыккан сеңлесен жәлләргә тиеш булгандыр, әмма моның өчен үзендә көч таба алмады. Теләге дә булмады, чөнки... https://intertat.tatar/news/zolaixa-soltanova-5855723
наверх