
Татарстан халкы ана капиталын тупланма пенсия булдыру өчен тота ала. Республикада түләүләрне озак вакытлы пенсия тупланмасына тотарга телгән кешеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта Татарстан буенча Социаль фондка сылтама белән «Новости Татарстана» яза.
«Ана капиталы хатын-кызлар өчен гади түләү, агымдагы гаилә ихтыяҗларын каплау ысулы гына түгел, ә шәхси финанс бәйсезлеге булдыру мөмкинлеге дә.
Әниләр бу түләүне чыгым буларак түгел, ә лаеклы киләчәккә инвестиция итеп күрә һәм күбесе аңлы рәвештә шушы юлны сайлый», - дип сөйләгән Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Гаризаны «Госуслуги» прорталы яки Социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша, шулай ук Социаль фондның төбәк клиентлар хезмәтенә яки Күпфункцияле үзәккә шәхсән килеп тапшырырга була.
Ана капиталыннан файдаланучылар акчаларны алу рәвешен сайлый ала:
- тупланма пенсия (барлык тупланмаларны һәм инвестицияләүдән кергән керемне исәпкә алып, вакыты чикләнмәгән түләү),
- сроклы пенсия түләве (тупланмаларны һәм керемне исәпкә алып, кимендә 10 ел) яисә,
- тупланмалар суммасы зур булмаса, бер тапкыр бирелә торган түләү.
Тупланма пенсия билгеләү өчен кимендә 15 еллык иминият стажы һәм кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш. Түләү күләме пенсионерның яшәү минимумыннан 10 процентка артык булырга тиеш. Кирсенчә булганда, гражданинга бердәм түләү билгеләнә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t. me/iatatarinform

Свежие комментарии