На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кайчы белән уйнаганнар: Табиблар ике яшьлек кызның кулын коткарган

Шаярып уйнау 2 яшьлек Ростов кызы өчен җитди җәрәхәт алуга китергән – уен вакытында өлкән бала очраклы рәвештә аның бармагын кайчы белән имгәткән. Нәни баланы санаулы минутлар эчендә 20 нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр, анда табиблар баланың ампутацияләнгән бармак буынын кире урынына тегеп куйган.

Бу хакта Ростов өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр, дип яза «Комсомольская правда».

Операция берничә сәгать дәвам иткән: балалар травматология-ортопедия бүлеге белгечләре җәрәхәтләнгән тукымаларны җентекләп тегеп, бармакны махсус металл конструкция белән беркетеп куйган.

– Табиблар зур тәҗрибә, концентрация һәм бригаданың бердәм эш итүен таләп иткән микрохирургия техникаларын кулландылар, – диләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Табиблар тырышлыгы белән операция уңышлы узган. Реабилитациядән соң бала бармагын хәрәкәтләндерә ала башлаган. Соңрак, гипсны һәм фиксацияләүче металл конструкцияне алу өчен, баланы кабат хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх