На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Улына кияүгә чыгып, соңыннан аерылган Айсылу Чижевская-Мингалим яңа яшь егет тапкан

Шоумен, «Дом-2» катнашучысы Гоген Солнцев җырчы Айсылу Чижевская-Мингалим белән яши башлаган. Үзенең шәхси блогында ул күп санлы имеш-мимешләргә сәбәп булган артистка белән фотография бастырган.

Исегезгә төшерәбез, Айсылу Чижевская-Мингалим 53 яшендә уллыкка алган егеткә кияүгә чыгып, соңыннан аерылды, һәм бу вакыйгалар җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты, Айсылу үзенә шуның белән шактый пиар ясады һәм танылды.

Хәзер Айсылуның яңа мәхәббәте бар – Гоген Солнцев. Егет, Айсылу Чижевская белән вакыт үткәрүен күрсәтеп, фотолар куя башлаган.

Фотография астында назлы юллама да бар. "Кадерлем, тормышымның бик катлаулы чорында янымда булуың һәм ярдәм итүең өчен рәхмәт. Сиңа чиксез рәхмәтлемен. Авырлыклар аша бергә генә үтәрбез", - дип язган ул.

Ләкин башкасы гаҗәп. Әле бер ел элек Солнцев ток-шоу вакытында Айсылуны әдәпсез кеше дип атаган булган, чөнки ул уллыкка алган баласы Даниилга кияүгә чыккан иде.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх